Россия Федерациясе Су кодексының 6 статьясындагы 3 пункты, 27 статьясындагы 4 пункты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалануны тәртипкә китерү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалануның кушымта итеп бирелә торган кагыйдәләрен расларга (Кушымта).
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану кагыйдәләрен раслау турында” 2025 елның 17 июнендәге 593 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (http://www.arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.
Җитәкче Л.И.Абдуллин