Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 281 статьясы, “Коррупциягә каршы көрәш турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы, “Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында” 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы федераль законнар белән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы белән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына керүче зат, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү тәртибен расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә. 3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына керүче зат һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турындагы нигезләмәне раслау хакында” 2013 елның 25 мартындагы 384 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин