“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-3РТ номерлы Татарстан Республикасы Законына, “Мәдәният турында” 1998 елның 3 июлендәге 1705 номерлы Татарстан Республикасы Законына, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
“2026-2030 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мәдәниятне үстерү” муниципаль программасын расларга (алга таба – Программа).
2. Арча муниципаль районы башкарма комитетын Программаның муниципаль заказчысы - координаторы итеп билгеләргә.
3. “Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” МКУ Программа чараларын финанслауны тәэмин итәргә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И. Абдуллин