Карар 14.05.2026 №389 "Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, “Рреспублика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан КАРАР БИРӘ:

1. Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- Арча муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында” 2017 елның 06 июлендәге 890 номерлы;

- “Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2021 елның 10 августындагы 569 номерлы.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернетмәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://www.arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 32.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International