Карар 14.05.2026 №390 "Муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында” 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта нигезендә муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында” 2020 елның 11 декабрь 995 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://www.arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы җитәкчесе И.Г. Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 3.78 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International