Карар 29.05.2026 №443 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының кайбер карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында "

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан җирле бюджетлардан субсидияләр, шул исәптән субсидияләр рәвешендәге грантлар, юридик затларга, индивидуаль эшкуарларга, шулай ук физик затларга – товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә һәм күрсәтелгән субсидияләрне алучыларны, шул исәптән субсидияләр рәвешендәге грантларны сайлап алуны җайга сала торган норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләрне раслау турында2023 елның 25 октябрендәге 1782 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында җайга салына торган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне башкаруга чыгымнар өлешен каплау максатларында ташучыларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында” 2018 елның 20 сентябрендәге 872 номерлы;

- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында җайга салына торган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне башкаруга чыгымнар өлешен каплау максатларында ташучыларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында” 2018 елның 20 сентябрендәге 872 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2020 елның 22 мартындагы 179 номерлы;

- “Арча муниципаль районында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә шәһәр һәм шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташучы юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның алынмаган керемнәрен каплау максатларында Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында” 2022 елның 3 мартындагы 148 номерлы;

- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында җайга салына торган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне башкаруга чыгымнар өлешен каплау максатларында ташучыларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында” 2018 елның 20 сентябрендәге 872 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2023 елның 27 февралендәге 231 номерлы;

- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Арча муниципаль районында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә шәһәр һәм шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташучы юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның алынмаган керемнәрен каплау максатларында Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында” 2022 елның 3 мартындагы 148 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2023 елның 22 мартындагы 378 номерлы.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

 

Җитәкче Л.И.Абдуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 3.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International