РФ Президентының “Коткару хәрби формированиеләре хәрбиләренә, дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренә, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләренә өстәмә социаль гарантияләр турында” 2023 елның 24 маендагы 382 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чаралары турында” 2023 елның 23 октябрендәге 910 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Карарның 1 пунктында “, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән” сүзләреннән соң “Донецк Халык Республикасы территориясендә үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүче Коткару хәрби формированиеләре хәрби хезмәткәрләренә, дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренә, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләренә, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе һәм Украина махсус хәрби операция уздыру чорында,” сүзләрен өстәргә;
1.2. Түбәндәге эчтәлекле 1.1 пунктча өстәргә:
1-4 сыйныф балаларын озайтылган көн төркемнәренә беренче чиратта кабул итү хокукы һәм Арча муниципаль районында озайтылган көн төркемнәрендә карау өчен түләүдән азат итү.
2. Карар рәсми басылып чыккан мизгеленнән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны “Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында” (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына Р.Г.Шәймәрдановага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин