Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гарәфи улы Шәйхетдинов истәлеген мәңгеләштерү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Урта Сәрдә авылы халкы инициатив төркеменең “Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе филиалы - “Урта Сәрдә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы" бинасында, Арча районы, Урта Сәрдә авылы, Үзәк ур., 15А йорты адресы буенча, үзе укыган мәктәптә, рус һәм татар телләрендәге түбәндәге текст белән Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улына мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итәргә:
«В нашей школе в 1948-1951 гг. учился
Герой Социалистического Труда
Ильсур Гарафиевич Шайхутдинов»
___________
«Безнең мәктәптә 1948-1951 елларда
Социалистик Хезмәт Герое Илсур
Гарәфи улы Шәйхетдинов укыды»
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитетның «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе И. И. Әюповка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Л.И.Абдуллин