“Тукай-шагыйрьләр солтаны”

25 апрель көнне Арчаның Шәрыкъ бистәсендәге Габдулла Тукай паркында китапханәчеләр  “Тукай-шагыйрьләр солтаны” исемле әдәби мәйдан уздырдылар. Бөек язучының туган көне уңаеннан уздырылган бу матур бәйрәмдә 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, “Каурый каләм” әдәби берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр һәм Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр катнашты.

Тукайның әкият геройлары Шүрәле, Су анасы һәм Кәҗә белән Сарык бәйрәмгә ямь өстәп, тамашачылар белән күңелле уеннар оештырдылар. “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия” кебек татар халык уеннарында катнашу балаларга аеруча ошады. Иң матур шигырьләрне яттан сөйләүчеләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Шәһәребез һәвәскәрләре Минһаҗ Кашапов,  Халидә Фәйзрахманова үз иҗат җимешләре белән куандырсалар, Илфат Әскәров бик матур биюе, баянда уйнавы һәм җыр белән тамашачыларның күңелен яулады.  Шәрыкъ бистәсенең ТОС җитәкчесе Ринат Сафин да балаларга матур теләкләрен әйтте һәм аларга бүләкләр өләште. Бу “әдәби мәйдан”  һәркемнең хәтерендә әле бик озак саклыныр. 

rar
Скачать текст
RAR, 29.93 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International