"Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте

"Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте

Бүген, 25 нче апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан, "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ – Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте. Анда 3 нче башлангыч мәктәпнең һәм 6 нчы мәктәпнең  “Зирәк күбәләкләр” командалары катнашты.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Тәлгать кызы Алмаева төзегән бай эчтәлекле программа, мавыктыргыч уеннар аша укучылар якташ шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. 2 нче А сыйныфы укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен  оста итеп сөйләделәр. 3 нче А сыйныфы укучылары Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, шагыйрьнең бик күп әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

“Туган тел” командасы I, “Зирәк күбәләкләр” командасы II урынга лаек булды. Ике команда да уңышлы чыгыш ясады. Афәрин, укучылар!

Уенда катнашкан һәр команда Арча муниципаль районы мәгариф бүлегенең дипломы, ә укучылар Г.Тукайның китаплары белән бүләкләнде.

rar
Скачать текст
RAR, 198.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International