Г.Тукайның тууына 140

2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның (1886-1913)  тууына 140 ел тула.

Юбилей елына әзерлек уңаеннан районыбызда киңкырлы эш алып барыла.

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия  бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан мәгариф, мәдәният учрежденияләрендә төрле әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре, иҗади бәйгеләр үткәрелә. Без Тукайның яшендәй яшьнәп үткән кыска гомер юлы, ул калдырган иҗади мирас, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып сокланабыз һәм Бөек Тукаебыз алдында баш иябез. Бөтен уй-гамәлләребез белән Тукай рухына лаек булырга тырышабыз. Бу катлаулы чорда аның шигырьләре күңелләрдә дәрт уята, шифа өсти, аклыкка-сафлыкка, тугрылыкка өнди, хезмәткә көч бирә. Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз.Тукай рухы күңелләребездә мәңге яшәр!


 

doc
Скачать текст
DOC, 29.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International