Хәбәрләр

20 нче июнь көнне Урта Пшалым авылы мәдәният хезмәткәләре “Бәхетле балачак” дигән чара үткәрделәр. Программада халык уеннары, төрле ярышлар һәм конкурслар бар иде.

    


Күлтәс авылында яшәүче Галимҗанова Гөлҗиһан  Габделхак кызына 19 нчы июнь көнне 90 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Рамил Илгиз улы Гарифҗанов котлады.

   


15 нче июнь көнне Казанбашта “Авыл көне” бәйрәме үткәрелде. Җирлек башлыгы Камалетдинов Илгиз Рафаил улы җирлек халкын бәйрәм белән котлады, алдынгылырны бүләкләде. Бәйрәм үзешчәннәр чыгышы һәм халык уеннары белән аралашып барды.

   


15 нче июнь көнне Урта Пшалым мәдәният йортында 1941 нче елда туган якташлар очрашуы узды. Сугыш чоры балалары хәтирәләре белән уртаклаштылар, вафат булган туганнары истәлегенә дога кылдылар, яшьлек чорларын искә алдылар. Бәйрәмне оештыруда катнашкан Мотахарова Мәймүнә Сәетгәрәй кызына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

   


8 нче июнь көнне Үрнәк авыл җирлегендә Пшалым Сабантуе гөрләп үтте. Җирлек халкын бәйрәм белән район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы котлады. Бу бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык иганәчеләргә, авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

    


Бөек Җиңү көне уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында, Урта Пшалым мәдәният йортында, Югары Пшалым  авыл клубында ветераннарыбыз һәм сугыш чоры балалары белән  очрашулар үткәрелде. Иәдәният хезмәткәрләре аларга үзләренен чыгышларын тәкъдим итте.

      


Үрнәк авыл җирлегендә территорияне чистарту буенча омәләр дәвам итә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәлләрне тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Бу өмәләрдә мәктәпләр, культура учрежденияләре актив катнашты.

   


Май бәйрәмнәрендә елдагыча зиратларыбызда язгы өмәләр башланып китте. Бу  эштә Күлтәс, Түбән Пшалым, Иске Төрнәле, Казанбаш авыллары халкы актив катнашты. Алдагы ялларда өмәләр дәвам итәчәк.

      


Үрнәк бистәсендә яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтнур Шәвәли улына 20 нче апрелҗдә 90 яшь тулды.  Юбилярны котларга Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев , Арча урнманчылыгы җитәкчесе Шамиль  Мәхмүт улы Хәйруллин, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы  Илгиз Рафаил улы Камалетдинов килделәр.

   


10 нчы апрель көнне Югары Пшалым авыл клубында “2019 ел -Эшче һөнәрләр елы” кысаларында  “Хезмәте барның –хөрмәте бар” дип исемләнгән мәдәни чара уздырылды. Бәйрәм кунакларын котларга Арча муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек булеге  җитәкчесе Ренат Мансур улы Гатиятов килгән иде.

   


21 нче март көнне Югары Пшалым авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Авыл халкы “Карга  боткасы”н  авыз итте, җырлап- биеп күңел ачты.

   


6 нчы март көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыкара Хатын- кызлар көне уңаеннан “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән кичә уздырылды.

  


22 нче февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында “Ир-егетләргә бәйрәм котлавы” дип исемләнгән мәдәни чара узды.

  


25 нче январь көнне Казанбаш авылында гомер итүче Галимова Рауза Масхүт кызына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев килде. Район башлыгы Арча районы хакимияте исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды.

    


23 январь көнне Үрнәк авыл җирлеген Казанбаш бүлекчәсендә еллык исап-хисап җыелышы булып узды. Җыелышта Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев, Татрстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.З.Закиров, Арча районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Ф. Р. Шәйхаттаров,ТР янгынга каршы хезмәтенең Үрнәк  бистәсен саклау буенча аерым пост башлыгы И.М.Султанов,  җаваплылыгы  чикләнгән “Ак барс Агрокомплексы” ширкәте  директоры Ш.И.Салахов катнашты. Җыелышны Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов алып барды.

    


16 нчы январь көнне Казанбаш авылы үзешчәннәре Гөлсинә Зәкиеваның “Өйләнәм дигәч кенә” пьесасын сәхнәләштерделәр.

    


Яңа елны каршылап.

    


13 нче ноябрь конне Лесхоз мәдәният йортында ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән Н.Ә. Таҗдаровага 130 яшь тулу унаеннан Арча район мәдәният учреждениеләре арасында якташыбыз Н.Ә. Таҗдарова иҗат иткән образларны “Ин яхшы башкаручы” бәйгесенең беренче туры үткәрелде.

   


Казанбаш авылында  М. Хастиев урамын чистарту буенча көзге өмә үткәрелде.  Бу өмәдә яшьләр белән беррәттән өлкәннәребез дә актив катнашты.  Игелекле эштэ катнашучы өлкәннәребезгә сәламәтлек  теләп калабыз, рәхмәтебезне белдерәбез.

   


Үрнәк авыл җирлегендә зират  чистарту буенча көзге өмәләр үткәрелде. Бу эшне башкаруда Юугары Пошалым,Урта Пошалым. Түбән Пошалым, Иске  Төрнәле,  Тылангыр авыллары халкы актив катнашты.

      


2018 нче елнын 24 нче октябрь көнне мәдәният йортында яңа сезон ачылуга багышланган концерт тамаша узды.


Тукай эзләре буйлап сәяхәт.

Кояшлы матур 2 нче октябрь көнне Казанбаш төп мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар, мәктәп директоры Р.Р. Камалов Тукай Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Тукай иҗаты мәктәптә башлангыч сыйныфлардан ук өйрәнелә. Укучылар иң беренче Тукай яшәгән Сәгъди абзый йортына юл тоттылар. Сәгъди абзый йорты, андагы экспонатлар, ишегалдындагы каралты-кура, баз өсте, сиртмәле кое турында Кавиев Фердинант кызыклы итеп сөйләде. Су буендагы бакчага урнаштырылган Тукай әкиятләре геройлары янәшәсендә укучылар һәм укытучылар истәлеккә фотога төштеләр. Янәшәдәге ике катлы бай йорты экспонатлары укучыларга Тукайның балачак хәтирәләрен искә төшерде. Сәгъди абзый йорты белән Тукай музее арасын укучылар Кырлай авылының төзек йортларына сокланып, җәяүләп үттеләр.

Музей хезмәткәрләре безне ачык йөз белән каршы алды. Тукайның бала чагыннан алып шагыйрь булып җитлеккән чоры турында музейның фәнни хезмәткәре Минһаҗева Сөмбел Мөдәрис кызы мавыктыргыч итеп, тирән эчтәлекле мәгълүматлар җиткерде. Укучыларны татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән Тукайның дуслары, замандашлары турында истәлекле вакыйгалар белән таныштырды. Тукай мәхәббәте булган Зәйтүнә туташ һәм аның тормышы, гаиләсенә кагылышлы хәтирәләр белән уртаклашты. Тукай хезмәттәшлек иткән нәшриятләр, аларның эшчәнлеге, газета бастыру серләре турында сөйләде. Музейның икенче катында урнашкан “Сөйкемле Шүрәле” конкурсына килгән укучыларның иҗат җимешләре бездә зур кызыксыну һәм киләчәктә әлеге конкурста үзебездә дә катнашу теләге уятты.

Музейга экскурсия янәшәдә урнашкан кафеда тәмле чәй өстәле артында төгәлләнде. Әлеге чараны Көтек авылында яшәүче, мәктәбебезнең элеккеге укучысы, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шакирҗанов Дамир Зәкиҗан улы оештырды. Дамир Зәкиҗан улы мәктәпкә һәм авыл халкына һәрчак ярдәм кулы сузып тора. Өлкәннәр көнендә дә үзен укыткан укытучыларны хөрмәтләп, чәй табыны артына җыйды һәм күчтәнәч пакетлары өләште.

Әлеге изге гамәлләре өчен аны Ходай үзе зурласын, эшләре уң, гаиләсе имин булсын. Шушы традициянең киләчәктә дә дәвам итүен, элемтәләр өзелмәвен теләп калабыз.

        


12 сентябрь  көнне Югары Пошалым авылында яшәүче Бәдгытдинова Турфәйда Хафиз кызына 90 яшь тулды. Бу көнне юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Вдадимир Путинның,  үзенең рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.


Татарстан Республикасы көне уңаеннан”Татарстан – минем республикам” исеме астында Үрнәк бистәсендә “ Без бит Арча яклары” дигән төркем тарафыннан мәдәни чара  үткәрелде.


Үрнәк авыл җирлеге үткәргән “Иң матур хуҗалык”  конкурсы кысаларында  җиңүче дип Үрнәк бистәсенең Көнбатыш урамында яшәүче Закировлар гаилэсе билгеләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

   


22 нче сентябрь көнне Урнәк бистэсендэ яшәүче Закирҗанова Мәүлиха Сәлимгәрәй кызына 90 яшь тулды.  Юбилярны котларга Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриев килде.   Ул Мәүлиха апага бәйрәм белән котлавы белән бүләген тапшырды.

    


28 нче июль көнне Казанбаш авылында  “Казанбаш кичләре” дигән зур спорт- мәдәни чарасы узды. Бәйрәмдә бик куп артистлар һәм авыл үзешчәннәре катнашты. Килгэн кунаклар һәм авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

   


28 нче июль көнне  Үрнәк авыл җирлегенен Көтек биясендә “Файзуллин йөзүләре-2018” дигэн бәйге үтте. Бәйгегә Казаннан бик күп язучылар һәм шагыйрьләр кайткан иде. Кунакларны  Арча районынын башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы каршы алды һәм озатып йөрде.

      


Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 21 июльдә  Күлтәс авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннуров Гарәфетдин Зиннур улына “ Татарстан Республикасы алдында фидакарь хезмәтләре өчен” медале тапшырды.


1 сентябрь - Белем бәйрәме
Бүген безнең мәктәптә Белем бәйрәме узды. 1 нче сыйныфка 7 укучы кабул ителде. Бәйрәмдз Арча Мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов В.В., "Бердәм Россия" партиясенең Арча бүлеге җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т., Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., Арча Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Гайфетдинов Р.А., 30 ел буе мәктәбебез директоры  Низамов Д.Н., ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды. Мәктәбебез директоры Мөхәмәдияров Р.Д. үзенең чыгышында барысын да яңа уку елы белән котлады, укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.

                     

Соңгы яңарту: 2019 елның 18 июле, 15:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International