Хәбәрләр

"Сөмбелә" бәйрәме.

    


Көзге изгелек атнасы.Без- бергә.

    


Капиталь ремонттан соң Утар-Аты авыл клубы ачылу тантанасы

      


Утар-Аты җирлегендә өмә

      


Утар-Аты авыл советының чираттагы утырышы.

  


Утар-Аты мәктәбендә җирле үзидарә көненә багышланган ачык дәресләр узды. Авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов катнашты.

      


Бугенге көндә Утар-Аты мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара.Дәүләт программасы буенча барган эшне КСМ ширкәте башкара.Төзекләндерүнең 70% ка якыны эшләнелде. 

      


16 апрель  көнне Югары Аты авылы мәчетендә укучы балалар арасында ярышлар үтте. Бәйрәмдә Арча мөхтәсибәтеннән Рая абыстай да катнашты

     


15-16 апрель көннәрендә Арча боз сараенда район башлыгы призына ярышлар үтте.Безнең авыл җирлегеннән ике команда катнашты.(Утар-Аты һәм Югары Аты). Ярышта Югары Аты командасы финалга чыкты һәм 3 урын алды.Котлыйбыз!!!

   


Өмә

   


Себер татарлары бездэ кунакта.

           


"Халкыбызның күңел җәүһәрләре". Ак калфак

         


Балалар чыршысы.

       


"Иманлы юлда булыйк". Маулед аена багышланган чара.

          


Утар-Аты авылында яшәүче Хуснутдинова Мәсүфә әбигә 90 яшь.

 


Инвалид Гатауллина Сания апаны әниләр  һәм инвалидлар көне белән Субаш-Аты башлангыч мәктәп балалары котлады

 


16 декабрь көнне Утар-Аты авыл җирлегенә кергән авыл клубларының "Җомга көн кич белән" исемле отчет концертлары булды

       


18 декабрь көнне Утар-Аты мәчетендә мәулид кичәсе узды.

 


Утар-Аты авыл җирлегендә бәйрәм көннәрендә узган чаралардан куренешләр.Кино елына багышланган “Экран белән бәйле язмыш”. Көзге бал “Яратам мин көзләрне”. Юбилярлар “Яшьнәп үткән гомер”

        


14 октябрь 2016 ел Утар-Аты авыл җирлегенен 3 квартал нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы

   


Яшәгез сез мәңге яшь булып! Өлкәннәр көне

     


Орнашбаш авылында күпфункцияле үзәк ачылды(МФЦ)

       


Утар-Аты авыл җирлеге хезмәткәрләре өмәдә

     


21 нче апрель Утар-Аты мәктәбендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Ирекович Гыйльметдинов белән очрашу булды

 


Утар-Аты мәдәният йортында көлке көненә багышланган кичә үткәрелде

   


06 апрель 2016ел Утар-Аты авыл җирлегенең 1 нче квартал нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы.

    


Түбән Аты мәдәният йорты базасында “ Төп йорт килене”  дип исемләнгән зона бәйгесе узды.Безнең җирлектән Иске Җөлби килене Нурзилә Бикчәнтаева җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз.


11 февраль Утар-Аты мәдәният йорты базасында КВН ярышы узды. Утар-Атыдан - “Кәләпүш”, Түбән-Атыдан- “ Аты Микс”, Кәчедән- “ Шомая”, Корсадан -             “ Яшен”, Сеҗедән -“ Таң йолдызлары”. 5 команда бик матур уен күрсәттеләр. Беренчелекне Тубән-Аты командасы яулады.

   


11 февраль Утар-Аты мәдәният йорты базасында КВН ярышы узды. Утар-Атыдан - “Кәләпүш”, Түбән-Атыдан- “ Аты Микс”, Кәчедән- “ Шомая”, Корсадан -  “ Яшен”, Сеҗедән -“ Таң йолдызлары”. 5 команда бик матур уен күрсәттеләр. Беренчелекне Тубән-Аты командасы яулады.

 


24 нче декабрь Утар-Аты авылында мәулид кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә рәхим итегез.

 


23 нче декабрь Утар-Аты яшьләре инициативасы белән Кенәр интернат-мәктәбе балаларына Яңа Ел күчтәнәчләре өләшенәчәк.


Орнашбаш авылында яңа мәдәният йортына нигез салынды. Мәдәният йорты  ФАП һәм китапханәне үз эченә алачак.Авыл халкы район башлыгына зур рәхмәтле.


20 нче декабрь көнне Югары-Аты авылында яңа хоккей мәйданчыгы сафка тапшырылды.


  


Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яңасы төзелгәнчегә кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган.

– Мәчетнең манарасын кискәндә мин тугыз яшемдә идем. Берничә кыз килеп карап тордык. Җиргә дыңгырдап килеп төшкәч, куркудан елап өйләргә йөгердек. Берәү кистермәскә тырышып йөргән иде, аны кулга алдылар да юк иттеләр. Аннан соң башкалар укырга да курыкты. Шулай да бәйрәмнәрдә яшеренеп укыйлар иде. Бераздан мәчет бинасын да сүтеп Өчилегә алып киттеләр. Шуннан бирле авылыбыз мәчетсез торды, – ди авылның тарихын белгән өлкән кешеләрнең берсе Мәрьям Вәлиуллина.

Мәрьям апа 1927 елгы икән, димәк әлеге вакыйга 1936 елда булган. Җитмеш елдан соң гына авылда яңа мәчет салына.

– Бу эшне “Арча АТП”сы җитәкчесе Рүзәл Гәрәев башлап җибәрде, – ди мәчеттә имам вазыйфасын башкаручы Рәшит Шәйхетдинов. – Аннан Рәдифә Гарапшина дәвам итте. Хәзер һәрдаим инвесторыбыз Габделхәй Кәримов белән идарәче Илнар Гайнетдинов ярдәмен тоеп яшибез. Газ белән мәчетне җылыту өчен тулысынча алар түли. Мөгаллимә Люция Галимҗанова дин дәресләре алып бара. Тик шунысы борчый, мәчеткә йөрүчеләр саны гына көннән-көн кими.

– Башта кайчан авылда мәчет булыр икән дип сорыйлар. Ә мәчет булгач, килүче юк, – диде очрашуда катнашкан район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев. – Районда 80гә якын мәчет бар. Шул ук вакытта бөтенләй мәчетсез авыллар да күп әле. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән авылыгызда мәчет булган икән, аны кешесез тотмаска кирәк. Һәм кеше дингә сәбәбен үзе белеп, аңлап килергә тиеш. Менә мондый чара фикерләрне яңарту өчен бик уңай.

Раил хәзрәтнең эчтәлекле һәм мәгънәле вәгазен халык тын да алмый тыңлады. Аның фикерләре белән килеште.

Бу чарада Рәшит Шәйхетдиновның үз теләге белән имамлыктан китүе сәбәпле, мәчеткә яңа имам да сайланды. Ул авылның ихтирамга лаек кешесе Фәрит Габдрахманов.

– Югары Аты авылы халкын укытучы булып эшләгән еллардан бирле беләм, – диде Утар Аты мәчете мөгаллимәсе Дания Нуриәхмәтова. – Миһербанлы халык. Люцияне мөгаллимә итеп куйдык. Шуннан бирле балалар белән эш бара. Фәрит Габдрахмановны да күптәннән беләм һәм аның уңышлы эшләп китәчәгенә ышанам.

– Бу мәчеттә бик күп саваплы эшләр башкарылды. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, – дип кушылды Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.

Фәрит Габдрахманов үзенә карата шундый ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм көченнән килгәнчә тырышып эшләячәген әйтте.

Соңыннан Орнашбаш мәчете имамы, бу төбәк мәчетләренең кураторы Мөнир ага Касыймов сүз алды, идарә составы, хисапчы белән кассир сайланды. Чара коръән ашы табыны артында дәвам итте.

Соңгы яңарту: 2019 елның 5 июле, 07:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International