Хәбәрләр

Шекә авылында  Сабантуйга бүләк җыю.

      


29 нчы майда Мәдәният хезмәткәрләре басуларда баганалар агарту эшләрен башкарды.

      


22 нче май көнне Шекә авыл клубы мөдире Абдуллина Люция   "Долголетие" программасы буенча өлкәннәребезнең өенә барып хәлләрен  белде.

   


Варислар һәм карлыгачлар оешмасы ДУСЛЫК УЧАГЫ дип исемләнгән девиз белән  интеллектуаль-спорт уеннарына табигатькә җыйналдык.

         


Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Беркем дә онытылмады” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Тыл ветераннарын котлап, җырлар  җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. “Уракчы кызлар”, “Фронттан хат”, “Һәйкәл һәм Ана”күренешләрен сәхнәләштерделәр.

Безнең авылыбыз уртасында   Ватан сугышы батырларына салынган  һәйкәл  бар. Без аны кадерләп саклыйбыз. Бу һәйкәлгә веноклар куябыз.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк.

Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!


26 апрель көнне Шекә авылында Габдулла Тукайның туган көненә карата "И мөкатдәс , моңлы сазым" дип исемләнгән театраль тамаша булды.

      


Шушмабаш мәдәният йортында Сәрдәял үзешчәннәре концерты булды. Күрше Мари Республикасы белән дуслык күпере төзелде.

      


Шушмабаш урта мәктәбендә Габдулла Тукай туган коненә багышланган шигырь бәйрәме узды.

         


Ташкичү мәдәният йортында "Онытмыйк Җиңү батырларын,алар өчен үлем юк җирдә!"-дип исемләнгән Җиңүнен  74 еллыгана багышланган район күләм шигырь бәйгесендә  Шушмабаштан Миргазиев Алмаз (32яшь) Ф.Кәримнең "Ватаным өчен!"(музыкаль композиция).Самигулина Халидә(78 яшь)үзе язган "Әтисез...." шигыре белән чыгыш ясадылар.

      


                    Яшь автомобиль йөртү остасы-2019" республика конкурсы

18 апрель көнне Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары арасында автоузыш буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 32 команда составында 100дән артык Яшь автомобильче катнашты.

Конкурсны оештыручылар - Министерство образования и науки Республики Татарстан, УГИБДД МВД по Республике Татарстан, ГБУ «Безопасность дорожного движения», ТРО ОО «Всероссийское общество автомобилистов», ЧОУ ДПО «Детская юношеская автомобильная школа», РОГО «ДОСААФ Республики Татарстан».  Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм авыр күнегүләрне үтәгән вакытта  җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.

      Элеге ярышларда өченче урынны -  Арча районыннан ДОСААФ вәкилләре яулады. Ә алар – безнең Шушмабаш урта мәктәбебезнең  “Автодело” түгәрәге җитәкчесе һәм технология укытучысы  Шаймарданов Әнис Равилевич җитәкчелегендә 10 класс укучылары – Сафин Марат, Степанова Алинә һәм 11 класс укучысы – Хадиев Илгиз иделәр. Чын күңелебездән аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм горурланабыз.

    Җиңүчеләребез дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

      


16 нчы апрель көнне Арча район мәдәният йортында Шушмабаш авыл яшьләре "Шушма егетләре"комедиясе күрсәттеләр.

       


13 апрель көнне Шекә авыл клубында "Эшче һөнәрләр елына" карата "Барлык һөнәрләр яхшы,үзең сайлап ал" дип исемләнгән әңгәмә узды.

   


Данил Салиховның "Булса кодаң генерал...."комедиясен Шушмабаш мәдәният йортында Шушмабаш авыл үзешчәннәре тәкъдим итте.

   


 Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү советы утырышы

 Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтүнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Россия ОМВД ның Арча районы буенча ПДН инспекторы полиция капитаны Усманова Э.С. һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокук бозуларын кисәтү буенча әйдәп баручы белгече  Диарова Р.Г. катнашты. Көн тәртибендә Шушмабаш мәктәбенең хокук бозуларны  кисәтү буенча эшчәнлегенә анализ ясалды, класс җитәкчеләре тарафыннан класстагы   авыр үзләштерүче балалар,   кыен гаиләләр, тәртибе һәм үз үзен тотышында проблемалы укучылар турында информация бирелде, борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Кунаклар укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу эшлекле һәм файдалы узды.

      


Бездә бүген – өмә

  Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары  мәктәп тирәсендәге карларны тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Саф һавада эшләү күңелле һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.


Каникулда – файдалы эш. Китап ямау.

Балаларның язгы каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, китапханәдә  укучылар белән тузган, ертылган китапларны ямау, төзәтү эше оештырылды. Балалар күңелләрен биреп, мавыгып эшләделәр.

       


Без Тукайны укыйбыз. Әдәби марафонга Шушмабаш мәдәният йорты директоры Динә Әмәтҗанова да кушылды.

   


2019 ел Татарстанда эшче-профессия елы, Россиядә театр елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан балалар белән Шушмабаш мәдәният йортында  бәйрәм уздырдык.50 дән артык профессия барлыгын ачыкладык..Әкияти-эстафета ярышы. Кем бәхетле уены, биюләр булды.

       


Компьютермы, китапмы?

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Баланы ничек китап укырга өйрәтергә?” темасына  әти-әниләр җыелышы булды. Башлангыч класста укучыларны китап укырга өйрәтү зур әһәмияткә ия.


Шушмабаш мәдәният йортында 41 ел клуб мөдире булып эшләгән, атказанган  мәдәният хезмәткәре  исеменә лаек булган, Әхмәтов Хәйдәр абыйны мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме белән Шушмабаш мәдәният йорты директоры Әхмәтҗәнова Динә котлап кайтты.

      


3 нче март көнне Носы авылында балыкчылар ярышты.

      


21 нче март көнне Шушмабаш мәктәбендә  "Без бергә"  акция кысаларында шигъри кичә узды.

    


25 нче март көнне Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылга чарада Шушмабаш авыл җирлегенең 3  мәдәният хезмәткәре:  

Шушмабаш авыл китапханәсе мөдире Зарипова Чулпан Татарстан мәдәният министрының мактау грамотасы, Шушмабаш мәдәният йорты директоры
Әхмәтҗанова Динә "Иң яхшы директор"  исеменә лаек булып  Арча мәдәният булеге мактау грамотасы, Сәрдәбаш авыл клубы мөдире
Самигуллина Римма клуб территориясен матурлыктата тоткан өчен Арча мәдәният булегенең  дипломы белән бүләкләнделәр. Хөрмәтле хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар теләп калабыз..

   


22 нче март көнне Шушмабаш мәдәният йорты кышны озату,  яз кызын каршы алу бәйрәмен уздырды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярышы.Уеннар,теләкләр теләп чучело яндыру,карга боткасы,коймаклы чәй булды.

       


23 март көнне  Шекә авылында "Карга боткасы" бәйрәмен билгеләп уздылар.

      


21 март – Халыкара   шигърият көне. Шушмабаш авылы китапханәсендә дә мәдәният    йорты белән берлектә, "Ак калфак"  хатын-кызлар   берләшмәсе   членнары    катнашында   “ Шигырь уты яна йөрәгемдә ” дип   исемләнгән   әдәби караоке үткәрелде. Чәй   табыны   артында   үткәрелгән   әлеге    чарада    якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды.
 "Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"- дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!" дигән матур теләкләр белән тәмамланды әлеге очрашуыбыз.

   


Шушмабаш урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары Шамил Фәхретдиновның "Әптери солдат маҗаралары" әсәрен сәхнәләштерделәр.

       


Театр яктылыкка, нурга илтә.

     Носы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучылары Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенә кунакка илделәр.Бу – барлык балалар өчен зур сөенеч булды.

     Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр. Аманулланың “Мактанчык әтәч”әкиятен сәхнәләштереп укучыларга тәкъдим иттеләр.

  Носы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучыларына иҗади уңышлар телибез.Киләчәктә дуслык җепләрен тагын да ныгытырга тырышырбыз.


Шушмабаш мәдәният йорты Мансур Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп "Шушма егетләре" комедиясе авылыбыз яшьләре тарафыннан әзерләнде.Көлке аша тормышыбыз чынбарлыгын күрсәтәсебез килде.

       


Менә карлы, буранлы, салкын кыш узып та бара. Халык бәйрәмнәрендә дә яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә.

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы Кышны озату бәйрәмендә бердәм катнаштылар. Балалар ярыш-уеннарда үзләренең көчен сынадылар, ботка һәм кайнар коймак, беленнәр, төрле күчтәнәчләр белән сыйландылар.

   Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләү  балалар өчен күркәм тәрбия чарасы булып хезмәт итә.


7 март көнне Сәрдәбаш мәктәбендә "Җырлыйк әле" булды.

  


Шушмабаш мәдәният йортында "Гүзәлләрнең гүзәле. - Сез!" дигән бәйрәм концерты узды.

    


Республикабызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре оештырган  “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенә безнең Арча районы Шушмабаш авыл китапханәсе дә бик теләп катнашты.

Акциягә әзерлек чорында укучыларны А.Алиш премиясе лауреатларының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән күргәзмә төзеп укучыларга тәкъдим иттем. Акциягә әзерлек чорында, аннан соң да күргәзмәдән 41 китап бирелде. Акциядә барлыгы 45 бала катнашты, кече яшьтәге мәктәп укучылары – 12, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 33. 6 мартта Акциягә 2019 елда беренче сыйныфта укучылар өчен һәм балалар бакчасында зурлар төркемендәге балалар белән кычкырып укулар булды. Аннан китапханәче Ш.Галиев, Р.Миңнуллинның шигырьләрен укып үтте, балалар язучыларның шаян шигырьләрен яратып тыңладылар, Хәкимҗан Хакимовның  табышмакларына берсен берсе уздыра- уздыра җаваплар таптылар, тәрбияче  Ләлә апалары  Ләбиб Леронның “Транзистор үч ала”дигән шаян  хикәясе белән таныштырды, ә инде яраткан язучылары  Ленар Шәех шигырьләрен укучылар үзләре бик теләп укыдылар. Очрашуыбыз бик җылы мөнәсәбәттә үтте. Бик күп әсәрләр зур кызыксыну белән укылды. Шушындый Акцияләр алга табада оештырылсын без бик теләп катнашыр идек дип кенә телисе кала.

    


Арча мәдәният йортында  "Гаҗәеп әби "бәйгесенең гала концерты узды. Шушмабаштан Суфия Нигьмәтҗанова "Иң сәләтле супер әби"номенациясендә җиңү яулады.


Шушмабаш мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә, Гайнетдинов Мөхәмәтдин Мифтах улын 80 яшьлек юбилее белән котлап кайтты.

  


2 нче март көнне Шушмабаш мәдәният йортында  2006 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында,ООО “СХП “Северный” хуҗалыгы генераль директоры Хайруллин Р.Г. призына милли көрәш булды. Шушмабаш командасы беренче.

    


Авылдашларыбызны хөрмәтлибез

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары авыл клубында бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты истәлекләр калдырды.


23 февраль көнне Носы авыл китапханәсендә китапларны саклап тоту буенча балалар белән билгеләр ясап, "Таушалган китаплар иленә сәяхәт" оештырдык.

    


24 февраль көнне Носы мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр арасында чаңгы ярышы уздырды.

  


Шушмабаш мәдәният йорты "Ягез әле,егетләр,кем көчле?!"Яшьләр көч сынаштылар...

  


21 нче февраль - Туган тел көнендә,  Шушмабаш урта мәктәбендә 30 ел балаларга татар теле укытып, хәзергесе вакытта  лаеклы ялдагы ветеран укытучы Вәлиева Нурания Фәтхриевна белән Шушмабаш мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә  очрашты.

  


Халыкара туган тел көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында балалар белән уенлы-җырлы кичә узды.

  


21 февраль - Шекә авылы китапханәсендә Туган тел көне үтте.

    


Шекә мәктәбендә  Интернационалист сугышчыларны искә алу көненә карата "Әле һаман сызлый яралар" дигән исем астында ,Әфганстан сугышында катнашкан Магсумов Нияз абый белән очрашу булып узды.

       


2019 елның 15 февралендә  Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Әфганстан,  исемең  шигъри синең...”дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.

   Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.  Әфганстан безнең авылны да читләтеп үтми. Авылдашларыбыз арасында да Әфган сугышында катнашучылар бар. Алар: Николаев Владимир Ильич, Дмитриев Юрий Анатолиевич, Максимов Роберт Павлович. Исән кайткан солдатлар арабызда, аллага шөкер, исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре”  дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай  әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та  “әфган  егетләре”  булып калдылар.

Илебез  Бөек Җиңүнең  50 еллыгын билгеләп үтәргә  җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә  “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде. Чечен  җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң  иң зур хәрби бәрелеш була.  Дистәләгән егетләр чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә - күз очраша. Безнен авылдан Николаев Илдар, Рябинин Роберт, Мусин Роберт, Максимов Руслан, Александров Марсель.  Бу егетләребез  Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән – сау авылыбызга кире әйләнеп кайттылар.  

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары,  мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.


                                       Халкыбыз каһарманы.

М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау, укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам,  милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннын Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. 

Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.

 

"Супер әби" район күләмендәге бәйгенең зона турында Сәрдәбаш авылыннан Ибрагимова Галимә апай катнашты.

    


8 нче февраль Шушмабаш мәдәният йортында "Супер әби"бәйгесе узды. Бәйгедә Шушмабаш һәм Апаз авылы җирлегенә кергән мәдәният йортлары чыгыш ясады.
1 нче урынга  Шушмабаштан Суфия Нигъмәтҗанова лаек булды. Катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      


7 нче февраль көнне Носы авыл китапханәсендә "Республика символлары" дип исемләнгән уен- конкурс үтте.


    


Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – “Китап укучылар атналыгы

2нче көн: “Китап табиблары” көне

   Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балаларны китапны саклап тотарга өйрәтү максатында, мәктәп китапханәсендәге таушалган китапларны төзәттек.

    14нче февраль көнен бер-беребезгә китаплар бүләк итешү көне дип билгеләдек.


Шушмабаш мәдәни спорт үзәге яшьүсмерләр арасында чаңгы ярышы уздырды

       


Шушмабаш мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә 41 ел башланыч сыйныф укучыларына белем биргән, бүген 88 яшен тутыручы Әминә Усмановнаны туган көне белән котлап кайтты.

   


13 январь Шушмабаш мәдәният йорты янындагы шугалакта Апаз һәм Шушмабаш яшьләре арасында дусларча хоккей ярышы булды

   


Яңа ел тамашасы. Бәйрәм кичәсе.

Менә  Искечә Яңа елны да каршы алдык. Бу серле бәйрәмне бигрәк тә балалар зарыгып көтә:  бәйрәмдә сөйләргә шигырьләр ятлыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр, Кыш бабайдан бүләкләр көтәләр. Кыш бабайлы, Кар кызлы әлеге бәйрәм нәни күңелләргә мәңге онытылмаслык булып кереп кала. 13 январь көнне кичке салкын һавада авылыбызда искечә Яңа елны каршылау кичәсе булды. Бәйрәм кичәсе уен –кѳлке, җыр- биюләр белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызы быелгы бәйрәмгә бизәлгән машиналарында килделәр. Алар бәйрәм итәргә чакырып, матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләшеп йөрделәр. Шигырьләр, матур җырларын бүләк итүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан күчтәнәчләр  эләкте. Кыш бабай белән Кар кызы барлык уеннарда да әйдәп баручы булдылар. Җырладык, биедек, төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык.

      


8 январь көнне Шекә авыл клубында балалар өчен "Эх ,күңел ачабыз" дип исемләнгән уенлы күңел ачу кичәсе оештырылды .

      


4 январь көнне Шекә авыл клубында "Без,без,без идек" дип исемләнгән уеннар кичәсе уздырдык,балалар белән әби-бабаларыбыздан калган борынгы уеннарны уйнадык.

      


Ап-ак кар бөртекләре. Мастер класс

     5 гыйнвар көнне китапханәдә  “Ап-ап кар бөртекләре” дип исемләнгән, кәгазьдән кар бөртекләре ясау буенча мастер класс уздырылды. Балалар төрле матур кар бөртекләре ясадылар. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

   


Яңа ел килә безгә! Бәйрәм кичәсе

        Яңа ел балалар өчен бигрәк тә көтеп алынган бәйрәмнәрнең  берседер, мөгаен. Алар бигрәк тә Кыш бабайдан бүләк өмет итәләр. Килде ул Кыш бабай үзенең “оныгы” белән безнең авыл китапханәсенә дә. 4 январь көнне китапханәдә балалар өчен бәйрәм кичәсе үтте. Балалар Кыш бабай белән бергәләп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайны шаяртып та уйнадылар, сумкасыннан чыккан сихри табышмакларга җаваплар да таптылар, Кыш бабайга төрле һөнәрләрен күрсәтеп бүләкләр дә алдылар. Күп төрле уеннар уйнадылар. Балаларның күңелләренә хуш килгән, мавыктыргыч бәйрәм кичәсе булды ул.

   


Шушмабаш мәдәният йортында студентлар һәм авылыбыз яшьләренең ялларын күңелле уздырдык.

       


Шушмабаш мәдәният йортында Носы авыл үзешчәннәре башкаруында “Микулай дәдәйнең бөер ташы”спектакле булды.

      


Шушмабаш яшьләре белән Абдул тавында чана шудык.Сәламәтлек зур байлык....

      


Шушмабаш мәдәният йортында "Кыш бабай кар кызы - хуш киләсез уз бире" исемле уенлы,җырлы- биюле бәйрәм узды.

   


Балаларның кышкы ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан укытучылар белән берлектә уеннар , чана шууыны оештырдык.

       


Боз чанага утырып,

  Күчтәнәчләр тутырып

  Бабай килгән кунакка,

Кунакка Сәрдәбашка

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәмен авыл клубында үткәрәләр. Барлык авыл халкына бәйрәм бүләк итәләр. Бәйрәмгә зур җаваплылык тоеп әзерләнәләр. Беркем дә читтә калмый. Һәр баланың үзен күрсәтәсе, әти-әниләрне, туганнарны, дусларны, күршеләрне  шатландырасы килә. Барлык изге теләкләр тормышка ашсын иде.


25-декабрь көнне Носы мәдәният йортында Носы авылы үзешчәннәре Данил Салиховнын " Микуләй дәдәйнен бөер ташы" спектакьлен куйдылар. Спектакль бик күңелле булды, тамашачы бик яратты.

      


Якташыбыз Н. Тәҗдәрованың тууына 130 еллыкка багышланган конкурсның финалы Утар Атыда узды.Шушмабаш мәдәният йорты айон буенча 1 урын алды.

          


Носы мәдәният йортында Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез Загидуллин Зөфәр, Махмутов Хәниф белән очрашу-әңгәмә булды. Егетләр узләренен  кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.Ә егетләребез бик теләп җавап бирделәр. Очрашу бик

эчтэлекле узды.

  


Шекә авыл үзешчәннәре 15 декабрь көнне Шекә авыл клубында Хәй Вахитнең "Кияүләр" комедиясен куйдылар.

    


Шушмабаш мәдәният йорты янындагы чыршы утлары кабынды.Кыш бабай белән Кар кызы сезне көтә!!!.

    


Шушмабаш мәдәният йортында Армия сафларыннан туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан Сәфәргалиев Рөстәм белән очрашу булды.

  


Сәрдәбаш авыл клубында Сардаял авылы үзешчәннәре кунакта.

   


Бездә ришвәтчелек бармы? Шекә авыл китапханәсе башлангыч класс  укучылары белән белешмә сәгате уздырды.

   


Ватан каһарманнары көне көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы памятникны чистарттык.


Шушмабаш авыл яшьләре шахмат ярышына әзерләнә.

   


7декабрь көнне Шекә авыл клубында авылдашыбыз тәнкыйтьче,галим Фәрит Бәширне искә алу кичәсе булып узды.

      


Шушмабаш авылында яшәүче Файзрахманова Әлфия апа  авыл китапханәсендә хатын-кызларны мунчала бәйләү серенә өйрәтте.

      


7 декабрь көнне Шекә авылында клуб,китапханә,мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә янгын куркынычсызлыгына карата "Ут кешегә дус та дошман да" дип исемләнгән кичә узды .


      


Шушмабаш мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Күрше авыл Сәрдәял авыл үзешчәннәре гөрләтеп концерт куйдылар.

   


Шекә авыл клубы мөдире  6 декабрь көнне Шекә авылында мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларының хәлләрен белде .

       


Инвалидлар декадасы уңаеннан Шушмабаш мәдәният йорты мөдире Ахметзянова Динә  35 елдан артык Шушмабаш шифаханәсендә халыкка хезмәт күрсәткән, өлкән шәфкать туташы булып эшләп, хзерге  көндә лаеклы ялда булган  Закирова Флера Сафиновна,  шәфкать  туташы булып эшләп лаеклы ялга чыккан  Гумерова Венера Фатхиевналарның хәлләрен белеште.

      


5 декабрь көнне Шекә авыл клубында Ватаныбызны саклаучы егетләребез хөрмәтенә "Каршы алу кичәсе" булды .

      


Инвалидлар декадасы уңаеннан  Шушмабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре тумыштан инвалид Илнар Хайруллинның хәлен белеп кайттылар. Илнарның аяклары йөрми, сөйләшүе дә  аз гына аңлашыла. Ул шатланып каршы алды, кул болгап озатып калды.

   


Шушмабаш мәдәният хезмәткәрләре 16 ел элек яман шешкә операция ясатып,1ай үлем белән яшәү арасында көрәшеп, исән калган 84 яшьлек Фидая апаның да хәлен белделәр.

   


Шушмабаш мәдәният хезмәткәрләре инвалидлар белән очрашуларын дәвам итә. Искәндәр Закировта кунакта булдык, кунакта дим, чөнки безне күрүгә гармунын алып үзенчә уйный. Җырламый кара....Гитара да алганнар уйнап та күрсәтте.

   


Шекә авыл клубында Әниләр көненә багышлланган "Әнкәйләрнең кадерләрен яши-яши аңлыйбыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

      


"Ут безгә дус та, дошман да" - 2 декабрьдә Арча янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Ахметов И.Х. белән Носы мәдәният йортында әңгәмә-очрашу булды.

       


Шушмабаш мәдәният йортында "Кадерле әниемә ..."дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

      


Сәрдәбаш авыл клубында Әниләр бәйрәменә карата “Рәхмәт Сезгә Әниләр” исеме астында бәйрәм концерты узды.


Кошкар авылында ТАССРның халык,РСФСРның атказанган артисткасы,”Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән Н.Ә.Таҗдаровага 130 яшь тулу уңаеннан (25.05.1888-16.03.1947) Арча район мәдәният учреждениеләре арасында Таҗдарова иҗат иткән образларны “Иң яхшы башкаручы” бәйгесендә Шушмабаш авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре дә катнашты.



                       Бер күрешү – үзе бер гомер.(Әдәби кичә)

   Әдәбиятыбызның кайсы чорына гына күз салсак та язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатында әниләргә мәдхия җырлана. Берәүләр аларны кояшка тиңли, икенчеләре исә аларның изгелекләренә соклана, дан җырлый. 26 ноябрь көнне китапханәдә әниләр көне уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы членнары белән “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

   Кичәдә әниләр катнашында төрле кызыклы уеннар уйнатылды, матур шигырьләр, теләкләр әйтелде, төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Әниләребез балачак, үсмерчак, яшьлек, хәзерге чор истәлекләре белән уртаклашып, күңелле итеп кичәдә катнаштылар.

      


22 ноябрь "Ак каен" балалар бакчасында "Йөрәк җылысым сина Әнием'дип исемләнгән бәйрәм булды. Кумәк жырлар Һэм биюләр, әниләр белән куңелле уеннар булды.

          


16 ноябрьдә Шушмабаш авыл китапханәсендә районның мәрхәмәтлек үзәгеннән килгән  социаль хезмәткәрләр  1 класс укучылары белән  очрашты. Аралашу, танышу, якынлашып килуче әниләр  бәйрәменә карата рәсем конкурсы булды. Балалар бик теләп катнаштылар.


      


Шушмабаш мәдәният йорты җитәкчесе Ахметзянова Динә  3 класс укучыларына  "Мастер класс" күрсәтте. Балалар әниләренә  матур сузләр Һэм теләкләр белән хат яздылар. Үзләре ясаган конвертларга салып куйдылар.

      


"Бозда сак бул!" акциясе башланды. 2 класс укучылары белэн Шушма елгасын карарга бардык. Бозда ябышып, чыга алмыйча калган казны коткарырга туры килде. Уеннар уйнадык.

      


4 ноябрь көнне Шекә авыл клубында Бердәмлек көненә карата "Бергәлектә бердәмлек" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе булып узды.

      


2 ноябрь көнне Шекә авыл клубында балалар өчен "Уеннар кичәсе"

   


5 ноябрь Шушмабаш мэдэният йортында "Кунелле балачак" уенлы музыкаль кичэ узды. Балаларнын козге каникулларын кунелле уздырдык. Халкыбызнын гореф-гадэтлэрен искэ алып "Сукыр тэкэ", Йозек салыш "," Твест "уеннары. Жырлы-биюле "Кулъяулык "," Наза" уеннары уйнадылар.

      


3 нче ноябрьдэ  Носы авыл китапханәсендә "Татарстан - туган төбәгем" - интеллектуаль уен үтте.


4 ноябрь Шушмабаш мэдэният йортында "ДИСКО-BOOM" Уенлы музыкаль кичэ узды. Уеннардан сон дискотека. Каникулда олкэн класс укучыларынын кунелле ялы.

      


4 ноябрь көнне Сәрдәбаш авыл клубында балалар бию кичәсе узды.

   


З ноябрь Шушмабаш мэдэният йортында " Яшь гаилэлэр" музыкаль кичэ узды. Камаловлар хэм Гараевлар гаилэлэре актив катнаштылар.

   


1 ноябрь көнне Сәрдәбаш авыл клубында "Белемле шәхес замана тоткасы" сораулар,табышмаклар конкурсы булды.

   


30 нчы октябрьдә  Шушмабаш урта  мәктәбендә ата- аналар җыелышы булды. Җыелышта Шушмабаш мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә балаларның кич йөрулэрен контрольдә тоту, антитеррор темасына чыгыш ясады. Яшьлэр белэн уздырылган чаралар Һэм алдагы планнар белән таныштырды.

   


27 октябрь көнне Шушмабаш мәдәният йортында  "Солдат кайтты авылга" исеме астында музыкаль кичә булды.

   


 Көзге фантазия Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге фантазия” конкурсы үткәрелде. Укучылар барлык көчләрен туплап, берсеннән – берсе матур әйберләр ясап алып килделәр.

 


Уңыш бәйрәме Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш бәйрәме”  узды.

 Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

“Алтын Көз”,  көз кызы  “Сөмбелә”  килеп кергәч бәйрәмебез  тагын да ямьләнеп китте. Балалар көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар,рәхәтләнеп ял иттеләр.


  24 октябрь көнне Шекә авыл клубында Шиһабетдин Мәрҗанинен тууына 200 ел тулуга карата "Шәҗәрәләр кичәсе" булып узды.

    


               “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” 

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан, Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән  “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дигән темага  класс сәгатьләре узды.  Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.


Парламент дәресе

Сәрдәбаш башлангыч  мәктәбе укучылары белән “Җәмгыять, парламент һәм без” темасына парламент дәресләре үтте. Укучылар белән Россия һәм Татарстанның символлары турында сөйләштеләр. Укучыларның чыгышлары да тыңланды.


15 октябрь - хәтер көне уңаеннан  Шекә авыл китапханәсе "Гел хәтердә, гел истә" исемле белешмә сәгате үткәрде. Сөембикә, аның фаҗигале тормышы турында сөйләнде, аның турында презентация күрсәтелде.

    


15 октябрь Носы авыл китапханәсе  "Хәтер сукмаклары буйлап.." - тарихи сәяхәт оештырды.

  


“Өлкәннәр күңеле гөлбакча.”  Шекә авыл китапханә мөдире Ахметзянова Рәзинә,  китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан Халиуллина Мәрьям апаны өлкәннәр көне белән өйләренә барып котлап кайтты.  


   


Носы авыл китапханәсе  һәм клуб хезмәткәрләре , өлкәннәр декадасы уңаеннан, газет - журналлар, күчтәнәчләр алып өлкәннәрнең өйләренә бардылар.

      


Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру.

Оештыру формасы: танып – белү сәгате.

Максат: балаларны  мәдәни көндәлек белән таныштыру, әлеге көндәлек белән бәйле конкурс шартлары  турында сөйләү -  аңлату. 

            2018 нче елның 14 нче сентябреннән  Татарстанда “Укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт алды һәм белем –мәдәният учакларында мәдәни дәресләр үткәрелде.  Шушмабаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.        Бу чараны Шушмабаш авылы китапханәсе мөдире  Зарипова Чулпан оештырды.  Китапханәче “Укучының мәдәни көндәлеге” аша  республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, төрле мәдәни чаралары  һәм рухи байлыклары белән якыннанрак танышырга мөмкин булуын аңлаттылар.   Чыннан да, көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итә. Алай гына да түгел, оештыручылар балаларны мәдәният дөньясы белән кызыксындыруның отышлы алымын да уйлап тапканнар. Укучы әти-әниләре, укытучылары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша, тарихи-истәлекле урыннарга йөри, көндәлеген никадәр пөхтә алып бара – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк икән. 

      


"Мәдәни көндәлек битләре буйлап..." - информация сәгате. 14 сентябрьдә Носы мәктәбендә үтте.

      


Шушмабаш авыл китапханәсе  язучы Абдулла Алишның тууына 110- ел унаеннан укучылар өчен «Алишның тылсымлы әкиятләре” темасына  әдәби кичә уздырды.

   


11 сентябрь Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен- Аралаша белү - күркәм сыйфат дигән темага белешмә сәгате уздырды.

      


9 сентябрь Шекә авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен әдәби кичә. Лев Николаевич Толстойның әсәрләре буенча сәяхәт.

      


30 август көнне Шекә авыл клубында Республика көне уңаеннан "Күңел ачу кичәсе" булып узды


    


Белем иленә юл - китап аша. 1 нче сентябрь Шекә мәктәбе укучылары өчен Белешмә сәгате.

  


Туган ягым - Татарстан. 28 август көнне Шекә авыл китапханәсе Әдәби мәйдан уздырды.

    


«Бәхет биргән җирем-Татарстан»

Татарстан Республикасы көнен Шушмабаш авыл халкы зурлап билгеләп үтте. 30 август кичендә авылыбыз халкы Мәдәният йорты каршына җыелды. Мәдәният  хезмәткәрләре тематик компазиция – театральләшкән  күренеш тәкъдим иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Үз чыгышында авылдашларга һәм кунакларга бәйрәм рухы, тыныч тормышта бәхетле гомер итүләрен теләде.  Бәйрәм авылыбызның артистлары чыгышы белән дәвам итте. Уеннар белән биюләр аралашып барды. Соңыннан Шушмабаш күгендә бәйрәм фейервергы йолдызлары сибелде.

      


Шушмабаш авыл китапханәсе мөдире Зарипова Чулпан һәм мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә, Корбан гаете бәйрәме уңаеннан балаларны Әдәби мәйданга җыеп, корбан итеннән пылау пешереп сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләр бар да күңелле ял иттеләр, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

      


22 август - Шекә авылында Россия флагы көнен билгелэп үттеләр.

      


Шушмабаш мәдәният йорты ишек алды шау чәчәккә күмелеп утыра.

      


«Гомерләрнең һәрбер көне матур - матур итеп кеше яшәсә» - шушы девиз астында  Шекә авыл китапханәсе мөдире Рәзинә Ахметзянова, Шекә авылында  50 ел бергә гомер итүче  Хайруллин Мөдәрис абый һәм Фоадия апайларнын алтын туйларына  багышланган юбилей кичәсе уздырды. Кичәгә аларны хөрмәт итеп авылдашлары, туганнары, кызы белән улы, оныклары килгән иде. Кичәдә Фоадия апайнын кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Хайруллинар Шекә авылының үрнәк гаиләсе булып, авыл тормышында актив катнашып гомер итәләр.

      


Гаилэ һәм тугрылык көне уңаеннан,  Шушмабаш авылында  40 ел бергә гомер итүче Фатхрахмановлар гаиләсен, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.   юбилярларны өйләренә барып котлады. Фатхрахмановлар биш бала тәрбияләгәннәр. Бугенге көндә 10 оныклары бар, икеседә лаеклы ялда, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп матур гомер итәләр.


2017 нче елда откан грант акчасына халыкны социаль яклау булеге,  сугыш чоры балаларына, ялгыз яшәүче әби- бабайларга 13  кәрәзле телефон бүләк итте. Шулар арасында Шушмабаш авыл җирлеге Шекә авылында ялгызы гомер итүче Фатхрахманов Минзия абый да бар иде. Минзия абый бу бүләккә ихластан куанды һәм үзенең рәхмәтләрен җиткерде.


 

Шекә авыл китапханәсе  “Наркомания замана чире, без сәламәтлек яклы.”  26 июнь көнне асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырды.

 


    


Шекә авыл китапханәсендә “Чын батырлык - илгә тугрылык”-  Интеллектуаль уен уздырдылар

        

 


Носы авыл китапханәсендә 22 нче июнь көнне  “Балачак әдипләре" - интеллектуаль уен булды.

 


21 июнь көнне Районда булып узган "Хәтер чылбыры" фольклор фестиваленен гала-концертында Шекә авыл клубы каршында эшләп килүче "Мирас" балалар фольклор коллективы чыгыш ясады һәм диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

 




Шекә авыл китапханәсендә Наркоманиягә  каршы көрәш айлыгы. “Мин сәламәт тормыш сайлыйм”  14 нче июнь көнне веломарофон булды.

    


Шушмабаш урта мәктәбе каршында эшләүче “Күбәләкләр” лагерына йөрүче  балалар, авыл  китапханәсендә  кунакта.

    


17 нче июнь Арча район Сабантуенда керәшен  йортын  Сәрдәбаш авыл клубы мөдире Самигуллина Римма һәм Носы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сәгыйтова Гүзәлияләр  бизәде.   Сабантуйга килгән кунакларны Сәрдәбаш авылының  керәшен фольклор “Туым җондызы” коллективы ипи тоз белән каршы алды, узләренен гореф гадәтләре белән таныштырдылар, милли ризыклары белән сыйладылар. Мәйданда фольклор коллетивы керәшен җырларын башкарып  бик матур чыгыш ясадылар.

      


Шекә авылында 12 июнь көнне "Бәйге җыю" бәйрәме булып узды.

    


Шушмабаш мәдәният хезмәткәрләре бизәлгән атлар, гармуннар белән Сабантуй бәйрәменә Шушмабаш һәм Угез-Елга авылларыннан бүләк җыйдылар. Татар халкынын милли киемен  кигән, авылыбызның  сылу кызлары бәйрәм рухы өстәделәр, авыл халкы җырлап биеп күңел ачтылар, бик теләп бәйрәмгә матур бүләкләрен бирделәр.   

   


Шекә авыл китапханәсендә 10 июнь көнне “Наркомания – үлем ул” темасына викторина узды.

   


8 нче июнь көнне Шекә авыл китапханәсендә балалар өчен “Наркотик – упкынга этәрүче явыз көч” дигән темага Әдәби мәйдан булды.

   


7 июнь көнне Шекә авыл китапханәсе балалар өчен Балачак иң гүзәл чак дигән бәйрәм кичәсе уздырды.


      


Үсемлекләр нигә сәләтле. Уен-сәяхәт. 5 июнь көнне Шекә авыл китапханәсе балалар белән табигатькә чыкты.

      


Шекә авылында туып үскән, буген Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче татар гимназиясендә белем алучы Камил Мефтахутдинов , мөмкинлекләре чикле булуына карамастан күп кенә бәйгеләрдә катнаша. Ул катнашкан бәйгеләрнең барысын санап бетерерлек тә түгел. Күптән түгел Роберт Миңнуллиннын туган көненә багышлап бик матур шигырь  язган. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның I  шәһәрара конференциясенең «Яшь  шагыйрьләр” секциясендә катнашып 2 нче дәрәҗә  диплом белән буләкләнә. Мәскәү шәһәрендә узган рәсем конкурсларында 3 тапкыр  1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, шәһәрара  фәнни гамәли конференцияләрдә катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия була.

Камилнең дөньяга үз карашы бар, тирә яктагы хәлләргә дә фикерен яшереп тормый, Җир йозендә дөреслек кими бара дип уфтана 10 яшьлек бала, ул әле киләчәктә Президент булам дип хыялланып яши. Россия табиблары гына түгел,  чит илнекеләр дә операциядән соң нәтиҗә буласына тулысынча ышандырмыйлар. Камил исә сер бирә торганнардан түгел, иртән мәктәпкә шактый араны җәяү бара, бер дә уфтанмый, тормышны яратып, хыялланып йореп кайта. Кечкенәдән ятим калган Камил тормыш авырлыкларына бирешмичә  әнисен, әби- бабабаларын куандырып замана белән бергә атлап яши.  Без Камилнен уңышларына сөенәбез, аңа киләчәктә хыялларының чынга ашуын, тагын бик күп уңышларга ирешүен телибез.

                  


Шекә авыл китапханәсендә  Ш.Мәрҗанинең тууына 200 елга багышланган  "Мәрҗани эзләре буйлап" исеме астында белешмә сәгате узды.


    


19 май - Татарстанда матбугат көне.  Шекә авыл китапханәсендә "Вакытлы матбугат - заман көзгесе исеме атында белешмә сәгате узды.  

  


Шекә авыл китапханәсендә язучы Гариф Галиевның тууына 115 елга карата викторина булып узды.

  


Сәрдәбаш авыл клубында 26 май көнне "Троица" бәйрәменә багышланган, Тат-Китня авыл үзешчәннәре тарафыннан  "Авылымның моңлы көйләре" исеме асатында концерт булып узды.

      


Яңа Кырлайда кунакта

         Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. Габдулла Тукай йөргән сукмаклардан атладылар. Музей экспонатларын кызыксынып карадылар.

        Балалар экскурсиядән алган кичерешләрен киләчәктә дә онытмаслар.

        Сәяхәтне оештырган Носы төп гомуми белем мәктәбе директоры Бәдертдинов В.Х.га укучылар исеменнән зур  рәхмәт әйтәбез.


Әй ул көннәр!

Йөрәк - бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

      Сәрдәбаш авылы – безнең туган авылыбыз. Монда сугыш авырлыкларын кичергән батыр йөрәкле авылдашларыбыз яши. Алар – безнең әбиләребез, бабайларыбыз.Бүген дә безгә ярдәм итеп яшиләр.Аларның һәрберсенең безгә үрнәк булырлык тарихы бар. Соңга калмыйча, ул тарихны өйрәник. Ваемсызлык күрсәтеп, аларның рәнҗешен алмыйк. Аларга карата  мәрхәмәтле, ярдәмчел  булыйк..

Быел  сугыш беткәнгә 73 ел тула. Аның турында ишетеп кенә белүче өченче буын балалар үсеп килә.Сугыш утының эчендә булучылардан исән калганнар бармак белән генә санарлык.Ә менә сабый чаклары шушы авыр чорга туры килгән өлкәннәр әле шактый.

      Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән.

Бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына без зур рәхмәт әйтәбез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.


Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары язгы өмәдә

Укучылар, мәктәп тирәсен җыештырганнан соң, елга буйларын тәртипкә китерделәр. Эшләгәндә җиңел булмаса да, әйләнә-тирәнең матурланып калуын күргәч, шатландылар.

Киләчәктә шушы чисталыкны сакларга сүз бирделәр.


1 май көнне Сәрдәбаш авылында "Манзара-Сәрдәбашта" – урам концерты

  


29 нчы апрель көнне  Шушмабаш мәдәният йортында “Гүзәллек тудыручылар” кул эшләнмәләре күргүзмәсе булды.      

    


29 нчы апрель көнне Шушмабаш авыл китапханәсендэ  “Менә минем туган ягым ветераннар белән янәшә” исеме астында китап укучылар белән очрашу булды.

   


Шушмабаш авыл китапханәсендә 26 нчы апрель   көнне Без бит Тукай якташлары исеме астында кичә узды.

      


Носы мәдәният хезмәткәрләре 3-май көнне территория җыештырга өмәгә чыктылар.

    


29 апрельдә Шекә авыл клубында Тукай бәйрәме узды.

    


Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – Тукай бәйрәме

   Без бүген шигырь сөйләдек,

Матур җырлар җырладык.

Төрле уеннар уйнадык,

Без Тукайны зурладык.

   Кыска гына гомерендә

Ул тирән эз калдырган!

Сөекле шагыйребезне

Онытмабыз беркайчан.


Шекә авыл клубы узешчәннәре Ташкичү мәдәният йортында узган "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" девизы кысаларында узучы Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район фестивале конкурсында катнаштылар.

      


23-апрель көнне Носы мәдәният йортында "Авылымнын күңелле мизгелләре" исеме астында театральләшкән ял концерты булып узды. Концерт дәртле биюләр, матур җырлар, шаян скетчлар белән үрелеп барды.

      


Сәрдәбаш авыл клубы узешчәннәре Ташкичү мәдәният йортында узган "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" девизы кысаларында узучы Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район фестивале конкурсында катнаштылар.

      


Китап өендә кунакта.

Икенче апрель балалар китабы көнендә китапханәдә "Балалар китабы - сихри бер дөнья" - диеп исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән тыгыз бәйле булганлыктан, әкиятченең балачагы, иҗаты турында әңгәмә уздырдык. Авторның тормыш юлы, әкиятләре турында кыскача белешмәләр белән укучылар чыгыш ясады. Эшебез максатыбыз күзлегенннән чыгып эшләнелде. Нинди максат дисезме? Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү."Әкиятне таны", "Сүзләрне тап", «Әкиятне дәвам ит…» дип аталган бәйгеләрдә, презентацияләр белән әзерләнгән кичә кызыксыну белән тулган күзләр күп иде.

   


14 нче март көнне Кенәр мәдәният йортында узган   "Хәтер чылбыры" фольклор фестивалендә Шекә авылыннан  "Мирас" фольклор коллективы да чыгыш ясады.

      


11 нче март көнне  Шушмабаш авыл җирлегендә ветераннар арасында хоккей ярышы узды. 1 нче урында Апаз  ветераннар командасы, 2 нче урында Шушмабаш ветераннар командасы, өченче урында Ашыт ветераннар командасы булды.

      


Шушмабаш авыл җирлеге үзешчәннәре 10 нчы март көнне Кенәр мәдәният йортында узган “Балкыш-2018” фестивалендә катнаштылар.

Сәрдәбаш авылыннан ансамбль  “Керәшен җырларына поппури” һәм гөсләчеләр ансамбле “Арча”,  “Сәрдәбаш” көйләрен башкардылар. Шушмабаш авылыннан Самигуллина Рәйханә үзе язган шигырен укыды, Угез- Елга авылыннан Рәйханә Һәм Зәкәрия Җәләлиевлар, Носы авылыннан Мөнир Бухаровлар моңлы җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр.

         


Шушмабаш мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.

      


Носы мәдәният йорты хатын –кызлар арасында чангы ярышы уздырды.

   


Сәрдәбаш авыл клубы хатын-кызлар арасында чангы ярышы уздырды.

        


10 март көнне Шекә авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган "Бәйрәм белән сине кыз туганым" дип аталган концерт булып узды .

      


6 нчы март көнне Шушмабаш мәдәният йорты хатын-кызлар арасында чаңгы ярышы уздырды. Гүзәл затларыбыз бик теләп ярышта катнаштылар.  1 нче урында  Комарова Сания апа, 2 нче урында Закирова Гөлчәчәк апа һәм 3 нче урында Файзрахманова Әлфия апа булды. Җиңүчеләргә грамоталар  һәм бүләкләр тапшырылды.

      


9 февраль көнне татар халкының бөек язучысы Фәнис Яруллинга 80 яшь тулган булыр иде. Шушмабаш авыл китапханәсендә олуг әдипнең истәлегенә багышланган әдәби-иҗади кичә үтте. Кичәдә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның иҗатына битараф түгел икәнлекләрен күрсәттеләр.  Кичәдә аның әсәрләре кабаттан искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Әлбәттә, язучының тормыш юлына күзәтү ясамыйча булдыра алмадык. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә без аның әсәрләрен өйрәнүне, иҗатына багышланган чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

    


24 февраль көнне Шекә авыл клубында Ватанны Саклаучылар көненә багышланган урамнар арасында волейбол ярышы булып узды.

  


20 нче февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры Әнгам Атнабаевнын “Балакайларым” спектаклен куйды.

      


  9 нчы февраль көнне татар халкының бөек язучысы Фәнис Яруллинга 80 яшь тулган булыр иде. Шушмабаш авыл китапханәсендә олуг әдипнең истәлегенә багышланган әдәби-иҗади кичә үтте. Кичәдә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның иҗатына битараф түгел икәнлекләрен күрсәттеләр.  Кичәдә аның әсәрләре кабаттан искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Әлбәттә, язучының тормыш юлына күзәтү ясамыйча булдыра алмадык. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә без аның әсәрләрен өйрәнүне, иҗатына багышланган чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

      


Шушмабаш спорт мәдәни үзәгендә бер  көндә 3 татар киносы күрсәттеләр. Балалар өчен “Егет сүзе бер була”, өлкәннәр өчен “Айсылу” һәм “Котырган менлек” кинокомедияләре булды.

                


     Бабаларыбыз безнең өчен – батырлык һәм патриотлык үрнәге.

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң?  Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш.   

Хәрби – патриотик айлык кысаларында  Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары бүгенге класс сәгатендә  яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, “Хәтер” китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен эзләп таптылар.


11 февраль көнне Шекә авыл клубында шагыйрьләр Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровларның 80 яшьлек юбилейларына багышланган "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип исемләнгән концерт булып узды.

      


10 февраль конне Шушмабаш авылы яшьләре, 2017 нче елда фаҗигалы вафат булган дуслары Абдуллин Айрат һәм Хәсәнова Илзирә истәлегенә багышланган хоккей ярышы уздырдылар. Барлыгы 6 команда катнашты. 1 нче урында Ашыт, 2 нче Шушмабаш, 3 нче Апаз, 4 нче урында Пөшәнгәр, Кырлай, Шекә командалары.

      


Кышкы ямь Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең  3,4 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Николаева Р. Ф.  белән  берлектә кышкы матурлыкка сокланып, саф һавада  рәхәтләнеп чаңгыда  йөрделәр, бергәләп ял иттеләр.


Китап уку – иң яхшы белем алу.

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Китаплар алар-буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул-игелекле дус, киңәшче, сердәшче дә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән - берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар. Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга  карашы киңәер. Китапларны  күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан  яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.

Бала вакытта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар - безне бала чактан олыгаюга, зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә янарып торчы иң якын дусларыбыз. Һәр кеше китапны үзенең якын дусты итеп күрергә тиеш.

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан – ел кими бара. Укучыларны  ничек тә китап укуга тарту максатыннан, бүгенге класс сәгатендә  Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары  китап тарихы, китаплар нинди булган, китап турында язучылар, шагыйрьләр нинди сүзләр әйткәннәр, халык нинди мәкальләр, әйтемнәр иҗат иткәннәр, шулар турыда сөйләштеләр, презентация карадылар.  Класста иң күп китап укыган укучыны билгеләделәр. Бу исемгә Петров К. лаек булды.

Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!”


Быел мәгърифәтче, тарихчы, укытучы,галим якташ язучыбыз Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел. Шул уңайдан 16 нчы гыйнвар көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Тиңе булмас кыйммәт мирас” дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды.Укучылар игътибарына“Тулган ай күк балкып тора Шиһап хәзрәт”  дигән китап күргәзмәсен китапханәче Зарипова Чулпан тәкъдим итте. Кичә талгын көй астында  татар теле укытучысы Гөбәйдуллина Эльвира  башкарыуында Г.Тукайның “ Шиһап хәзрәт ” шигыре белән ачылды. Экрандагы презентациядә тамашачылар Мәрҗәнинең иҗаты һәмтормыш юлы белән таныштылар . Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр. 

             


Шекә авыл китапханәсенә китап укучы балалар янына кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килде!

      


Шушмабаш мәдәният йортында искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау.

      


Шекә авыл китапханәсендә “ Без табигатьне саклый беләбезме?” дигән темага багышланган  экологик кичә узды.

   


“Биек-биек тау битеннән чана шуып төшәбез”

     Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары биек таудан чана шудылар. Көне буе укып, арганнан соң, иркенлеккә чыгып, җил ыжгыртып, оча-оча шудылар. Монда инде бер-береңә үпкәләү, киреләнеп тору юк, узара дуслашып бетәсең. Монда бөтенләй башка мөгаләмә, башка дөнья. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч тә, теләр-теләмәс кенә таралдылар.

    Компьютер уеннары белән артык мавыгып, хәрәкәтне оныта барган балалар өчен менә дигән савыгу чарасы! Исән-сау гына була күрсеннәр.

“Звонок булды физкультурага,чаналар тартып,без киттек тауга.Таудан выжылдап төшеп китәбез, нәкъ апа торган җиргә җитәбез...”

шигыре “Әлифба”да гына калмас,алла боерса.


8 нче январь Шушмабаш мәдәният йортында  балалар өчен  кичә "Әкиятләр иленә сәяхәт" 

   


5 нче январь  Шушмабаш мәдәният йортында марафон “Хәрәкәттә бәрәкәт”

   


1 нче январь Шушмабаш мәдәният йортында “Яңа елнын яңа таңы” уеннар кичәсе

   


31 нче январь Шушмабаш мәдәният йортында балмаскарад.

   


Шекә авылы балалары кышкы каникулның сонгы көнен тауда чана шуып озатты.

      


Шекэ авыл клубында 7 январь конне балалар очен кунелле уеннар кичэсе узды.

      


Носы авыл китапханәсендә  5 нче январь көнне "Маҗаралы китаплар патшалыгында"- әкиятләр кичәсе булды.

   


"Яшел чыршы кунак җыя" – Носы мәдәният йортында 4 нче январь көнне  балалар белән  чыршы бәйрәме булды.

      


"Хуш киләсең, Яңа ел" – Носы мәдәният йортында балмаскарад.

      


Носы мәктәбендә чыршы бәйрәме.

      


Сәрдәбаш авыл клубында мәктәп укучылары белән Чыршы бәйрәме.

      


31 декабрь көнне Шекә авыл клубында "Уеннар кичәсе" булды.

      


Шекә авыл клубында "Яңа ел бәйрәме".

      


2 декабрь көнне Шекә авыл клубында Ворошилов урамында яшәүчеләрнең "Әниләр коненә" багышланган урам концерты булып узды.

    


Шушмабаш мәдәният йортында  “Җир бизәге- туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар..” исеме астында  Шушмабаш, Шекә, Носы, Сәрдәбаш авылларында узган урам концертларының йомгаклау кичәсе узды.

      


27 нче ноябрь көнне  Әниләр көне уңаеннан Шекә авыл китапханәсендә   "Ак калфак" оешмасы членнары белән “Аналарга мәдхия” дип исемләнгән кичә узды.

      


5 ноябрь конне Шекә авыл клубында "Әйләнеп кайт әле авылга" дип исемләнгән урам концерты булып узды.

      


14 октябрь көнне Сәрдәбаш авыл клубында  "Уңышлары белән көз килде" исеме астында көзге бал узды.

      


"Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк" - Шекә авылында яшәүче 97 яшьлек Рәхимә апаны клуб мөдире укучылар белән бергә өенә барып Өлкәннәр көне белән котлап  кайттылар.

      


Носы авылында туып үскән, бугенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче Сабитова Кәүсәрия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен туган авылында билгеләп узарга кунакка кайтты. Шул  уңайдан авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов Кәүсүрия апаны юбилее белән котлады.

    


30 сентябрь көнне Шекә авыл клубында "Көзге шаяру" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды.

      


В рамках акции «Осенняя неделя добра» работники культуры посетили на дому пожилых людей и инвалидов с детства.

  


28 сентябрь көнне Шекә авыл клубы  "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында балалар белән көзге урманга сәяхәткә чыктылар.

    


25 сентябрь Мәрхәмәтле Татарстан акциясе башланды.Шул уңайдан Шушмабаш мәдәният йорты директоры Ахметзянова Динә Һәм Шушмабаш авыл китапханәсе  мөдире Зарипова Чулпаннар  Үгез елга авылында яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хәлләрен белеп, булышып кайттылар: су алып кайтып бирделәр, кәефләрен белделәр, газета журналлар белән таныштырдылар һәм өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узучы кичәгә чакырдылар.


         


Носы авыл китапханәсе башлангыч класс укучылары белән  "Бердәм мәдәният дәресе" -белешмә сәгать уздырды һәм укучыларга мәдәни көндәлек тапшырды.

   


10 сентябрь көнне Шекә клубында Бөтенроссия аеклык көненә карата "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" дип исемләнгән спорт ярышлары булып узды.

   


3 сентябрь көнне 14.00 сәг.тә Шекә авыл клубында "Терроризмга каршы бергәләп" дигән әңгәмә уздырылды.



                                Угез-Елга авылында яшәүче Габидуллина Маһирә апа бүген 4 нче сентябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Шул уңайдан аны район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

 

МаҺирә апа 1927 нче елның 04 нче сентябрендә Арча районы Угез-Елга авылында колхозчы гаиләсендә туа.  5 классны тәмамлагач укырга мөмкинлеге булмый-Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе һәм абыйсы сугышка китә, әнисе  3 бала белән берүзе кала.

Маһирә апаның балачагы бик авыр елларга туры килә. Сугыш чорында колхозда  урак урган, ындыр табагында эшләгән, артильдә мунчала   салган, урман кискән. Сугыш вакытында  хәтта колхоз наряды белән Лаеш урманында урман кисүдә эшләгән, 2 ел Себердә урманда эшләгән.

1957 нче елда колхоз бетеп “Северный” совхозы барлыкка килә. Шул вакыттан башлап 1982 елга кадәр Маһирә апа совхоз амбарында эшли, 25 ел чәчүгә чыгару өчен ашлык агулый.

1982 елда пенсия яше җитеп ялга чыга. Гомере буе Угез-Елга авылында абыйсы Хидиятулла гаиләсендә яши, аларның 5 балаларын,оныкларын үстерергә булыша, һәр эштә бер-берсенә ярдәм итеп дус, тату яшиләр. 1994 елда абыйсы Хидиятулла үлеп китә. Бүгенге көндә абыйсының хатыны Сания апа белән яшиләр. Бүген туганнары аны юбилее белән котлап барасы бергә туган нигезләренә җыелдылар.

    


Носы мәдәният йорты бакчасы шау чәчәктә утыра.

  


Шекә авыл клубы “Ямьле чишмә буйлары” девизы астында балалар белән өмә уздырды.


    


Шекә авыл клубы  22 августта Россия флагы көнен билгеләп үтте.

  


Шушмабаш мәдәни спорт үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән мәдәният йорты гөлбакчага әйләнде.

    


25 нче июнь көнне Шушмабаш мәдәният йорты яшьләр белән  наркоманиягә каршы ”Тайгак юлдан атламыйк” дигән темага диспут сәгате уздырды.


25 нче июнь көнне Шушмабаш мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә ураза гаетенә багышлынган “Күңелләр сафланыр иман белән” дип исемләнгән әдәби  мәйдан уздырдылар.

 


13 нче июнь  көнне Носы авыл китапханәсе “Яраткан китаплар йолдызлыгы” исеме астында әдәби мәйдан уздырды.

  


11 июнь көнне Шекә авылында "Россия көне" нә карата күңел ачу кичәсе булып узды.

      


  1 июнь-балаларны яклау көненә карата, яшьләр һәм балалар белән Сәрдәбаш авыл клубы "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" девизы астында спорт уеннары  үткәрде.

      


"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" район балалар иҗаты интернет-бәйгесендә катнашып Шекә авылыннан Айсылу Нуриева вокал номинациясендә җиңү яулады.1 июнь көнне Балаларны яклау көненә карата Арча сәнгать мәктәбендә булып узган бәйрәм концертында чыгыш ясады.


        


Шекә авыл клубында 1 июнь Балаларны яклау көненә карата "Ярминкә" бәйрәме булып узды.

               

                                


     Табигать кочагында.

Җәй күңелле һәм кызыклы вакыйгаларга бай чор. Быел да, алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары походка бардылар.  Уха пешерелде. Поход искиткеч күңелле узды. Укучылар  бик канәгать калдылар.

       


  Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә -  Сабантуй!

Балалар Сабантуйны түземсезлек белән көттеләр. “Чүлмәк вату”, “Кыршау әйләндерү”, “Түземлелеккә ярышу”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү” ярыш – уеннарында актив булдылар. Мәктәпкә кунак булып киләсе уку елында 1 класста укыячак балалар да килде. Аларга бәйрәм аеруча ошады. “Сабантуй батырлары” бүләкләре белән чын күңелдән горурландылар.


23 май көнне Шушмабаш  мәчетендә  1-4 сыйныф укучылары өчен әхлак дәресе узды.

         


    20 нче май конне Носы мэктэбендэ "Дуслык учагы" - традицион бэйрэм булып узды.                                 

          


14 май көнне Шекә авыл клубында "Терроризм - афәт" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.

  


11 майда Носы авыл китапханәсендә  "Үз хокукларыбызны беләбезме?" дигән темага информация сәгате узды.

  


Шекә авыл клубында балаларны кызыксындыру чарасы буларак төрле мастер-класслар уздырылып тора. Без бисер белән эшлибез,кәгазьдән курчаклар кисеп "курчак театры" уйныйбыз,ә соңгысында салфеткалардан гвоздикалар ясадык һәм аны Җиңү бәйрәменә килгән ветераннарга бүләк иттек.

        


4 нче май көнне Шушмабаш авыл җирлеге, клуб, библиотека хезмәткәрләре Ишнарат авылында обелиск янын  Һәм Носы мәчет территориясендә өмә ясадылар.

 


Ишнарат авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган  обелискка ремонт ясадылар. Сугышта һәлак булганнарның  исемннәре язылган мәрмәр плитә урнаштырдылар һәм брусчатка җәйделәр.  

  


28 нче апрель көнне Носы мәктәбе һәм Носы авыл китапханәсе хезмәткәрләре китапханә янына агачлар утырттылар.

 


Сәрдәбаш авыл  клубы  хезмәткәрләре   укучылар белән бергә территорияләрен җыештырдылар һәм агачлар утыртылар.

  


28 апрель көнне Шекә авыл клубы территориясендә өмә уздырылды.Өмәгә үзләре теләп балалар да килеп кушылдылар,күңелле һәм файдалы эш эшләдек.

  


29 апрель көнне Шекә мәктәбе, Шекә авыл клубы, Шекә балалар бакчасы хезмәткәрләре “Шушма-Шекә”  юлын кар астыннан чыккан чуп –чарлардан чистарттылар.


29 нчы апрель көнне Носы мәктәбе укытучылары 1 нче май бәйрәме уңаеннан авыл халкына бәйрәм концерты тәгъдим иттеләр.

   


Агач утырту.

Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар табигатьнең гүзәл бер могҗизасы.” Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп торалар”- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен ул табигать баласы. Агачларда кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.

Әгәр һәр кеше үзенең өе, урамы, мәктәбе янында бер генә төп агач, куак утыртса да, дөнья тагын да ямьләнер; һәр агачка бер генә сандугач кунып сайраса да, күңелләребез тагын да ямьләнер иде.

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары  мәктәп янына чыршы агачлары утырттылар.


27 нче апрель көнне Носы мәдәният йортында  "Тукай дөньясына сәяхәт"- дигән темага  балалар белән квн кичәсе булды.

  


"Җомга көн кич белән" исеме астында авыл җирлекләре арасында уздырылган иҗат концертлары бәйгесендә лауреат исеме алган Шекә авылыннан Ләйсән Абдуллина

21 апрель көнне Арча мәдәният йортында булып узган йомгаклау гала концертында чыгыш ясады.

      


26 апрель көнне Шекә авыл клубында Г.Тукайның туган көненә карата "Тау башына салынгандыр безнең авыл" дип исемләнгән театраль тамаша булды.

            


26 нчы апрель көнне, Сәрдәбаш башлангыч класс укучылары белән һәйкәл янын, каток булган урында чүпләрне җыю эше оештырылды.

  


25 апрель көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә Тукайның 131 еллыгына багышлап “Тукай иҗаты ул чиксезлек” дип аталган Шигырь кичәсе узды.

   


22 нче апрель көнне Шушмабаш  мәдәни спорт  үзәге хезмәткәрләре “ Ак улемгэ-юл юк!” дигэн темага яшьләр белән энгэмэ уздырдылар.


Носы авыл китапханәсе мөдире  "Балалар бакчасында кунакта". 

    


 Носы авыл китапханәсендә "Яңа китап дәшә үзенә" дип исемләнгән белешмә- сәгать узды.

  


19 нчы  апрель көнне  “Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы  кысаларында Носы төп мәктәбендә экологик кичә үтте. Кичәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә  Латыш, Арча мәгариф бүлеге методисты Илшат Сафиуллин, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надыршина, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сагитов, өлкән укытучыларыбыз катнашты.  Кичә барышында 6 нчы сыйныф укучылары экологик эстафетада көч сынаштылар, “Экомода – 2017” чарасыннан репортаж күрсәттеләр, Лена Ильясовна “Осталык дәресе” үткәрде: укучылар атмосфера басымын үлчәү приборын ясарга өйрәнделәр. Студиябез кунаклары “Таяну ноктасы” тапшыруында фикер алыштылар. Фирдәүсә Камил кызы укучыларыбыз белән экологик дәрес үткәрде. Кичә җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды.

     Укучыларыбыз бу кичәгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар үзләренең кул эшләреннән күргәзмә әзерләделәр. Экологик плакат конкурсында катнаштылар. “Әйтер сүзем бар ...” иншалар конкурсында үз фикерләрен җиткерделәр. Табигатьне саклау һәм өйрәнү темасына фәнни – тикшеренү эшләре башкардылар. 

                                     


   Макулатура җыябыз.

“2017 нче ел – экология елы” кысаларында  Сәрдәбаш мәктәбендә макулатура  җыю эше оештырылды. Бу эштә  укучылар  актив катнаштылар.


Чисталык икеайлыгына Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да кушылды. Мәктәп тирәсендәге карларны тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Саф һавада эшләү күңелле һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.


9 апрель көнне Щекэ авыл клубында ТАССРнын 100 еллыгына карата презентция-әңгәмә узды.

     


24 нче мартта Шекә аыл китапханәсендә укучылар белән экология темасына “Урман һәм су-табигать күрке” дип исемләнгән кичә узды.

     


24 нче мартта Носы мәдәният йортында “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән темага укучылар арасында конкурс булды

    


21 нче мартта Шушмабаш авылында “бәрәкәт Хәрәкәттә” девизы бәйрәме белән авыл узды.


             


21 март көнне Шекә авылында "Хәрәкәттә бәрәкәт!" девизы бәйрәме белән авыл узды.

         


21 март көнне Сәрдәбаш авыл клубы каршында татар халкының милли бәйрәме Нәүрүз бәйрәме булды. Программада Җыр,бию,уеннар,белән чәй коймак, казанда бәлеш пешереп бәйрәмгә килүчеләрне кунак иттеләр.

     


19 март көнне Шекә авыл клубында үзешчән балалар сәнгать түгәрәкләренә йөрүче көче белән әзерләнгән "Әй,бәхетле балачак" дип исемләнгән концерт булып узды.

       


18 нче мартта Шушмабаш мәдәни спорт үзәгендә 2000нче елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Северный” авыл хуҗалыгы җитәкчесе призына татарча көрәш булды. Анда барысы 20 команда, 142 көрәшче катнашты.

“Северный” авыл хуҗалыгы җитәкчесе барлык җиңүчеләргә дә акчалата бүләкләр тапшырды. Алар белән һәм шулай ук медаль грамота бүләкләнделәр.

Командалар арасында Шушмабаш мәктәбе беренче, Курса Почмак мәктәбе икенче, Иске Чүриле өченче, Апаз мәктәбе дүртенче урыннарга ия булдылар. Командалар Җиңүче кубок һәм диплом белән, тренерлары акчалата премия белән бүләкләнделәр.

         


15 март Яна Кенэр мэдэният йортында "Хәтер чылбыры"дип исемләнгән фольклор коллективларның второй район фестивалендә Сәрдәбаш авылыннан "Туым җондызы" фольклор коллективы "Кич утыру" йоласын курсэтте.

    


Сәрдәбаш мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме.

Тышта матур яз җиткәндә

Җыелдык Без бәйрәмгә.

Сыймый шатлык эчкә Безнең

Сезгә ничек сөйләргә?

Бүген бездә зур тантана

Да Моңсу ул, ямьле дә,

Китә Әлифбабыз бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына итмәсен хезмәт, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Сәрдәбаш мәктәбенең башлангыч 1 нче класс укучылары барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Аларны беренче зур җиңүләре белән котлыйбыз. Бәйрәмебез котлы булсын!


15 март көнне мәдәният йортында Яңа Кенәр уздырылган "Хәтер чылбыры" фольклор фестивалендә Шекә авылыннан "Мирас"коллективы "Бәйге җыю" күренеше белән чыгыш ясады.

       


10 март көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә “Казан утлары журналына 95 яшь” дигән темага конференция булып узды.

  


Шушмабаш мәдәният йортында 8 нче март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

       


Көннең яктылыгы кояшта, матурлыгы кукнең йолдызларда, җир йөзенең гузәллеге хатын-кызларда.
8 март - язның бәйрәме беренче, халык-ара хатын кызлар көне. Шушы матур бәйрәмгә багышлап 7 март көнне Носы мәктәбендә "Язгы могҗиза" дип исемләнгән кичә узды.

   


Алмадык сатып бүләкләр,

Үзебез Без ясадык.

Үзең куйган әйбер хезмәт

Зур бүләк дип санадык.

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әниләргә бүләк итү өчен кулдан эшләнмәләр ясадылар. Укучыларның теләкләре бер: әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булсыннар!


Нинди генә юк бәйрәмнәр бу дөньяда. Яңа ел, Сабантуй дисеңме, Белем бәйрәме, Укытучылар көне дисеңме, саный китсәң аларның очына чыга алмыйсың. Тик барлык бәйрәмнәр арасында куңелгә якыны һәм иң зур түземсезлек белән көтеп алына торганы ул 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнедер, минем уйлавымча. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Әлеге бәйрәм безгә янәдән әниләребезне, дәу әниләребезне, апа-сеңелләребезне наз-яратуыбызга күмәргә, җылы котлау сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Носы төп мәктәбенең әниләренә башлангыч сыйныф укучылары, әбиләренә үз куллары белән “Бәхет агачы” ясадылар. Үз кулларың белән күңел җылыңны биреп ясаган бүләкне кадерле кешеләреңә тапшыруы нинди зур куаныч бит ул!

Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле һәм гүзәл зат та... Сабыр батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.

Кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы белән фикерегез ак юл күрсәтүче сөйкемле хатын-кызлар, кадерле әниләр, әбиләр, апалар!

Сезне бөтен җир бизәгән йөзен 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.


Шекә авыл китапханәсендә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Энҗе-мәрҗән калфагым” дип исемләнгән уен кичә узды.

   


Без балаларыбыз белән авылыбыз чишмәләрен өйрәнәбез, челтерәп аккан моңлы тавышларын тыңлыйбыз, аларның тарихларын барлыйбыз. Язның беренче көннәрендә укучыларыбыз белән чишмәләребез янына экскурсиягә бардык.

Һәр үз тарихы чишмәнең, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, җырлары ә, көйләре?

Чишмәләр Безгә кирәк. Әби-Безнең бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә сыкканчы кадәр,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар гомерле озын булсын, кешеләрнең һәм дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән дә алдагы көндә чишмәләрне саклыйк! Кечкенәдән дуслашкан кеше Табигать белән үк - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен бала тоючы әти - әнисен, кардәш - ыруларын, тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Йортын Туган, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше һәм Ватанын генә ярата кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз – үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфракның суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!


27 февраль көнне Арчада МФЦ да узган "Авылым күрке - яшь гаилә" район бәйгесендә Шекә авылыннан Хабибрахмановлар гаиләсе катнашты.

      


23 февраль көнне Шекә авыл клубында Ватанны Саклаучылар көненә карата урамнар арасында волейбол ярышы булып узды.

  


21 февраль – Халыкара туган тел көне.

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Дөньяда 6000 гә якын бар тел. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр «әттә-әннә» дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй җырлардан көйләгән аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.

Бүгенге көндә рус телен бик белү мөһим. Без бәләкәйдән үк рус телен өйрәнәбез бик теләп. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой әсәрләрен оригиналда укып аңлау безне рухи яктан баета. Икенчедән, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү — бурычыбыз безнең.

Укучыларда Туган илгә, татар теленә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, халыкларның дуслык рухы булуын, халкыбызның күркәм гадәтләрен үзләштерү, татар теле белән дә беррәттән рус теленең кирәклеген төшендерү, рус телен һәм рус өйрәнүгә халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту максатыннан 21 нче февральдә Носы мәктәбенең 2-4 класс укучылары белән “Ике телем - ике канатым” темасына класс сәгате уздырылды.

 


23 февраль... Бик күп еллар инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу Совет Армиясе һәм бәйрәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер инде берничә ел Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы хөрмәтле һәм иң изге профессия булып саналган. Ватанга итү хезмәт ул - тыныч ул халыкның тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

Хәрби - патриотик айлык кысаларында Носы мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышлап рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрдән Балалар ясаган күргәзмә оештырылды.


Дус сыйныф сере.

17 нче февраль көнне Носы мәктәбендә әти-әниләр комитетларының эшчәнлеген тагын да җанландыру, мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту, гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү, татар халык педагогикасы өйрәтүләрен һәр гаиләдә кулланырга күнектерү максатыннан “Дус сыйныф сере” Республика конкурсының мәктәп этабы уздырылды. Чыгышлар алкышларга күмелде көчле. Жюрига да җиңел бик булмады, чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле булды. 5 әти-әниләр комитеты арасыннан 3 урын билгеләнде. Я урын 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына, второй урын 9 нчы сыйныф әти-әниләр комитетына и в с в III урын 7 нче сыйныф әти-әниләр комитетына бирелде. Я урынны яулаган 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына конкурсның район этабында да уңышлар телибез.

Конкурста матур уен, кызыклы күрсәткән әти-әниләргә чыгыш, балаларының мәктәп тормышы белән кызыксынып ярышны карарга килгән әти-әниләргә, әбиләргә, чараны оештырган сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!


Үлгәндә дә йөрәк калыр тугры,

Шигыремдәге изге антына

Бар җырымны илгә багышладым ,

Бирәм дә халкыма Гомеремне.

Бүген татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел. Шушы уңайдан Носы мәктәбебездә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен яттан сөйләделәр, Җәлилнең көрәштәшләре турында презентация карадылар.


Фeврaль aeның кoяшлы мaтур көнeндә пaтриoт шaгыйрeбeз Myca Җәлилнeң тугaн көнeн билгeләп үтәбeз. Myca Җәлил зур ихтирaмгa лaeк шәхeсләрнeң бeрсe. Ул мәгънәсeндә хaлкыбызның бөeк шәхeсe чын, гoрурлыгы.

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым, бирәм дә халкыма гомеремне” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.

Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.

 

Җирдә кеше торса торсын,

Калсын тирән булып Эзе,

Үзе үлсә, исеме калсын

Мең яшәрлек имән булып.


10 нчы февраль Шушмабаш көнне мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән иҗат концерты булды. Концертта Шушмабаш кергән авыл җирлегенә 7 үзешчәннәре авыл, Шушмабаш балалар бакчасы балалары белән татар халык биюе чыгыш ясадылар Тамашачыларның күңелен яулаган бу биюне әзерләүдә музыка җитәкчесе Абдуллина Ләйсән зур тырышлык куйды. Кул эшләре осталары иҗат җимешләреннән бик матур күргәзмә дә оештырылган иде.

               


8-9 февраль көннәрендә Шушмабаш балалар бакчасында ачык ишекләр көннәре уздырылды. Әти-әниләр балаларның бакчада ниләр белән шогыльләнүләрен, нинди белем алуларын күзәтеп, карап киттеләр. Балалар бик актив, тырыш булып, әти-әниләрдә эшчәнлекләр турында фикер уңай калды. Икенче кечкенәләр төркемендә Ибатуллина Фәния интегральләштерелгән “Йомры икмәк бездә кунакта” дип исемләнгән эшчәнлек үткәрсә, Шарафутдинова Голчәчәк уртанчылар төркемендә сөйләм теле үткәрде.

Зурлар төркемендә Мортазина Райлә эзләнеп танып белү эшчәнлеге үткәрсә, мәктәпкә хәзерлек төркемендә Нигматзянова Суфия экологик тәрбия бирү эшчәнлеге үткәрде

      


Җәмгыятьнең үзенең законнары бар. Укучылар да бу законнарны белергә тиеш. 10 февраль көнне Носы мәктәбендә 8 класста “Законнар ни сөйли?” дигән темага Парламент сәгате үтте. Укучылар илебезнең законнары кайда тууы, ителүе тарафыннан кемнәр кабул, аларның гамәлгә кертелүе турында белемнәрен киңәйттеләр. Класс сәгатендә һәр кешенең һәм бурычлары хокуклары турында әңгәмә үткәрелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы турында мәгълүмат Конституцияләре бирелде.


“Без бергә”- фестивале.

Носы шаулап мәктәбендә – гөрләп “Без бергә” дип исемләнгән фестиваль Республикакүләм – конкурсы бара. Укучылар 11 нче февраль көнне, әлеге конкурсның “Хореография” номинациясе кысаларында үз чыгышларын тәгъдим иттеләр.


9 нчы февральдә Шекә авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Матурлык – сәламәтлек ул” дигән темага уен-викторина узды.

        


Парламент дәресе - 2017.

10 нчы февральдә Носы мәктәбендә 2 һәм 4 класс укучылары белән Парламент дәресе уздырылды. Укучылар Дәрестә "Татарстан - 2030: республика киләчәгенә минем кертәсе өлешем" темасына сөйләштеләр. Укучылар актив катнашып дәрестә, туган ягыбыз киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер кат расладылар.


10 нчы февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме узды. 18 укучының да әти-әниләре балаларының уңышлары белән уртаклашырга килделәр. Класс җитәкчеләре Тазетдинова һәм Гөлшат Ринатовна озайтылган көн группасы тәрбиячесе Шавалиева Гөлнара Фирдавесовна бик матур эчтәлекле күңелле кичә уткәрделәр.

       


9 нчы февраль көнне Шушмабаш балалар бакчасында әти-әниләр өчен ачык дәресләр үткәрелде.


Хәрби-патриотик айлык дәвам итә

Хәрби-патриотик айлык планы буенча мәктәбебездә “Батырларның даны мәңгелек!” исеме астында китап күргәзмәсе, «Родные лица Победы» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәләр ай дәвамында укучылар белән ярдәме тулыландырылачак.


Герой шәһәрләр!

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Носы мәктәбендә 5 нче классларда "Герой -шәһәрләр" дигән класс сәгате утте. Сугыштан соң 12 шәһәргә герой исеме бирелгәне, ә Брест шәһәренә крепость исеме бирелүе хакында балаларга сөйләнелде. Балалар күп алдылар мәгълүмат. Видеоролик карадылар.


“Без бергә”

8 нче февраль көнне Носы мәктәбендә "Без бергә" конкурс – фестивале үткәрелде. Укучыларыбыз үз көчләрен “нәфис сүз” номинациясендә сынап карадылар. Шигырьләр табигать ,туган як темаларын чагылдырды. Рәмис Вәлиуллин, Егорова Алинә, Төхфәтуллина Энҗе, Заһидуллина Инзиләләрнең чыгышлары аеруча матур дип табылды.


“Без бергә”- фестивале дәвам итә.

Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән фестиваль Республикакүләм – конкурсының мәктәп туры дәвам итә. Бүген 9 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары әлеге конкурсның “Аерым җыр” номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сынадылар. Әхмәтова Әдилә, Николаева Регина,Әхмәтов Ирек, Яруллина Эльмира, Латыйпова Чулпаннарның чыгышлары жюри әгъзаларына аеруча да ошады.


Носы төп гомумбелем бирү гражданлык-патриотик тәрбия мәктәбендә айлыгы дәвам итә. 8 класста “Үткәнгә алга” дигән акция кысаларында “Сугыш еллары кораллары” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар сугыш елларында файдаланылган утлы кораллар турында презентация карадылар. Үзләре ясаган агач мылтыклардан күргәзмә оештырдылар. Бу турыда үткәрелде фикер алышу. Тәрбия сәгате “Сугышлар кабатланмасын яңадан, илебез күге тыныч булсын!” дигән белән теләк тәмамланды.

                   


Россиядә матбугат көне.

Максаты: газета – журнал материалларын җиткерү укучыга, кирәкле, файдалы мәгъүматларын тормышта файдалану, яңа китаплар кайткан белән таныштыру.

19 январь көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә Россиядә матбугат көне уңаеннан мәгълумәт көне үтте. “Вакытлы матбугат - заман көзгесе” – дигән китап күргәзмәсе төзелеп куелды.Китапханәгә ел буе киләчәк вакытлы матбугатка күзүтү ясалды. Балалар белән брейн-ринг уздырылды. Сорауларга җавап тәртибендә балалар Россия матбугаты тарихы белән таныштылар. “Үзебез ясаган газет”дигән иҗади конкурс бигрәк тә күңелле булды.


    5 январь конне Шекэ авылында "Кышкы хикмэтлэр" - саф һавада уеннар уздырылды

        


 

 14 нче декабрьдә Шушмабаш мәчетендә ае уңаеннан вәгазь Мәүлид кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлиев, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт, Арча районы мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фатхуллина катнашты.

      


6 декабрь көнне мәдәният йортында Шекә авыл китапханәсе белән берлектә укучылар белән "Нәрсә ул коррупция" дигән әңгәмә үткәрелде.

    


 

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Шушмабаш авыл җирлегенең мәдәният һәм хезмәткәрләре китапханәчеләре инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.

 


Арча 10 октябрь көнне мәдәният йортында Сөмбелә бәйрәмендә Шушмабаш авыл җирлегенә кергән библиотека, клуб хезмәткәрләре яшелчәләрдән композицияләр ясап күргәзмәдә катнаштылар.


  

   


1 нче октябрь көнне 10.00 дә Шушмабаш авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Зирәклек килә еллар белән” дип аталган кичә булды. Кичәгә китапханәгә йөрүче олы яшьтәге апалар чакырылды. Һәрберебезнең Безнең изге бурычы – өлкәннәне хөрмәт итү, олылау, ярдәмчесе һәм аларның таянычы булу, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Алар туплаган белем, олы тәҗрибә, һәрьяклап эш итә белүләре хәзерге чорда һәрберебез безнең өчен дә мөһим.

Кичәнең беренче өлешендә өлкәннәр белән кызыклы викторина уздырылды, аларның яшь вакытлары, бергә эшләп йөргән күңелле чаклары искә төшерелде. Хатирәләр яңартылды.

Икенче өлештә бергәләп чәй эчү оештырылды.

Кичә җылы бик, күңелле узды.


17 нче сентябрьдә Шушмабаш авыл җирлеге Шумабаш мәктәбе белән бергә Казан агропромышленность паркында ярминкәдә катнашты. Сатып алучыларга бик бай ассортимент тәкъдим ителде.

     


«Осенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне Шекә китапханәсе мөмкинлекләре чикле ике авыл балалары булган гаиләгә барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр алып барып, китапханә хезмәте күрсәтелде.


31 нче август көнне Шушмабаш мәктәбендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән очрашу булды. Очрашуда Шушмабаш җирлегендә авыл яшәүчеләр катнашты.

    


Носы мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Галимулла Әсхадулла улы Әсхадуллин истәлегенә мемориал такта ачтылар. Тантанага Геройның кызы Венера ханым Җәлил һәм кияве Ибраһимовлар, Галимулла абыйның энесенең кызлары кайтты. Мемориал такта өстенә япкан пәрдәне геройның кызы Венера ханым ачты.

    


2 нче апрель көнне мәдәният йортында Носы Носы төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучылар коллективы “Язгы могҗиза” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә әти - әниләр исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авыр Сезгә, катлаулы, эшегездә зур уңышлар телибез!

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше үз юлын табар

Һәрбер табар кеше үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.


15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, Шекә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән ”Җырлап үттем данлы көрәш юлын”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

  


 


Дөньяда күп нәрсә белдем, син Туган тел аркылы.(Интеллектуаль уен)

Туган тел! Һәркем өчен дә сүз бу газиз. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан 19 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Дөньяда күп нәрсә белдем, син Туган тел аркылы”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: Туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балаларга туган телебезнең бай, матур,гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор тел булуын төшендерү. Укучыларның ныгыту белемнәрен, фикер тирәнлекләрен, күзәтүчәнлекләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Кичәдә туган телгә багышлангән шигырьләр укылды; мәкальләр, табышмакларга җаваплар табылды; сүзләрдән сүзләр төзү,”антоним-синонимнар” лотосы,тәрҗемәләр,өзекләрне белергә – болар барысы да интеллектуаль уендагы биремнәр иде. Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды.


Җырлап үттем данлы көрәш юлын.(Әдәби кичә)

15 нче февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Дөнья белән әдәбияты тарихында иҗатлары исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин герой шагыйрь һәм М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән ”Җырлап үттем данлы юлын көрәш”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максаты: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта батырлыклары күрсәткән, Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил һәм шәхесе Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү; татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итү; патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, сугышта батырларча һәлак булуы; Җәлилчеләр турында сөйләнде. Шагыйрьнең шигырьләрен укучылар сөйләде яттан. Иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина уйнатылды, шигырьләре буенча табышмаклар әйтелде.”Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь” исемле күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Кичәдә 16 укучы катнашты. Без аның иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез. Җәлил белән бер милләттән булуыбызга чиксез горурланабыз!


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйхович Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна белән, 25 нче гыйнварда Шекә авылында яшәүче Галимуллина Рәхимә апаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Президенты Владимр Путинның район башлыгы һәм Илшат Нуриевнын рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 10 июне, 09:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International