Хәбәрләр

“Исән йөреп, сау кайтыгыз егетләр!”

 

Туган җирдән аерылып, еракларда-

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә- хезмәттә син Солдат!

Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Элек- электән килгән канун бу. Әлеге матур гадәтләр рухи кыйммәтләр алышынган борчулы заманда бик үк дәрәҗә саналмаса да, озак еллар үз популярлыгын югалтып торганнан соң, кабат үз дәрәҗәсен кайтара башлады. 
Быел язгы чакырылышта Яңасала авыл җирлегеннән барлыгы 3 егет хәрби хезмәткә алына.Яңасаладан Миннебаев Алмаз Мөнир улы, Каенсардан Котдусов Илдан Илдар улы, Хөснетдинов Илфир Илнар улы.Шул уңайдан Каенсар авыл клубында Россия Армиясе сафларына алынучы егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән клуб мөдире Сафина Энҗе һәм Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борханова  Фәридә “Исән йөреп сау кайтыгыз егетләр!” – дигән кичә оештырдылар. Ватан сагына озату кичәсенә армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре,якын туганнары, сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары чакырылган иде.Барысы да  Егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, Каенсарлылар сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызык-ладылар. “Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә сабырлык, сәламәтлек, очрашуларны өмет итеп яшәү насыйп булсын. Ил көннәребез тыныч булып, үзләре исән имин булып, Ватанга тугыры хезмәт итеп, әти –әниләренең йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итеп әйләнеп кайтырга язсын сезгә егетләр.  Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр! Исән йөреп , сау кайтыгыз!”

 

                                             Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире Ф.А.Бурханова

    


Парлы үтсен гомерләр!

 

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә, җиң сызганып,

Көрәшергә кирәк армыйча.

  Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. . Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. “Агач- яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык.

  19 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Яңасала мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре бик матур, тәрбияви кыйммәткә ия булган “Парлы үтсен гомерләр” дигән бик күркәм бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бүгенге кичәбезнең геройлары 40-45 һәм аннанда күберәк ел бергә шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр чакырылды. Арада иң өлкәннәре Яңасала авылыннан Мөхәммәтҗанов Роберт абый һәм Оркыя апа.  Алар өч бала тәрбияләп, югары белем биреп олы тормыш юлына озаталар. Оркыя апа 27 ел кайнана белән яши, инде менә үзе дә 24 ел кайнана ролендә.Аларның гаиләсе авылыбызның иң үрнәк, күркәм , олы хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе авыл халкы алдында абруйлары , дәрәҗәләре зур. Авылыбызның  тагын бер иң матур гаиләлренең  берсе Бламыков Николай абый һәм Саҗидә апа. Гаилә корып җибәрүләренә 48 ел вакыт үткән. Ике имәндәй нык егет бер кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар, бүгенге көндә балалар уңышына сөенеп оныклар бәхетенә куанып матур гомер итеп ята алар. Тагын бер күркәм гаиләләребезнең берсе Нигматуллин Миннегали абый һәм Вәсилә апа. Бу гаиләдә берсеннән берсе матур, берсеннән берсе чибәр дүрт кыз канат ярып туган нигездән  бер- бер артлы очып китеп бара. Аллага шөкер атна саен кайтып әти әниләренең хәлләрен белеп ярдәмләшеп торалар.

  Бүген бездә булган гаиләләребез дус-тату яшәүләренең серләре белән уртаклашты. Бәйрәм җыр-бию белән барды, әти- әниләрен, әби –бабайларын котларга гаиләләребезнең балалары, оныкларыда килгәннәр иде аларның әти –әниләренә теләгән теләкләре чыгышлары барысының да авылдашларның күңеленә хуш килде. Гаиләләребез яшьләргә үз киңәшләрен  бирделәр. Яшь гаиләләргә , яшь киленбикәләр колагына әйтергә теләкләрен җиткерделәр.

Аларның тормышлары заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшәп яталар. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгарганнар.Һәрвакыт шулай киң күңелле, сабыр, гади булып калыгыз.Бәхетле картлык телибез сезгә балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп ,исән-сау булып, тыныч , мул тормышта тигез яшәгез!

    

 

  Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борһанова Фәридә Альберт кызы.


 “Йомры гәүдәле, ак тәнле, ах тәмле бәрәңге...”

                       (Бәрәңге бәйрәме)

17 сентябрь көнне Каенсар авыл клубында, Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә  “Йомры гәүдәле, ак тәнле, ах тәмле бәрәңге...” дигән Бәрәңге бәйрәме булып узды. Бүгенге кичәдә Бәрәңгегә мәдхия җырлап шигырь язучылар,  бәрәңгедән төрле ризыклар пешергән аш-су осталары, Бәрәңге алу чорында кызыклы фото төшерүчеләр бүләкләнде .

    


   2 июнь көнне Каенсар авыл мәчетендә “Ифтар мәҗелесе” үткәрелде. Аны Яңасала авыл җирлегенең 3 округ депутаты Хөснетдинов Фирдинант Гаяз улы оештырды. Шулай ук “Ифтар” мәҗелесенә үзләренең зур ярдәмнәрен “МонолиТ” ширкәте җитәкчесе, авылдашыбыз  Котдусов Хәбир Галимҗан улы, “Втормет” ширкәте җитәкчесе, авылдашыбыз Шәймуллин Ринат Мингалим улы күрсәттеләр. 

       


      Без- Тыныч ил балалары.

Балаларның шатланганын

Ишетсен җыр, тыңласын җир,

Балаларның көлүеннән

Беркайчан да тынмасын җир.

 

   Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Менә шушы балачак мизгелләрен мәңге онытылмаслык, хәтердә калырлык итеп үткәрү максатыннан Яңасала авыл җирлегендә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнен уңаеннан барлык мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре ике авыл (Каенсар һәм Яңасала)  балаларын бергә җыеп  матур итеп бәйрәм оештырырдылар. Ник  оештырмаска, аларның бит хәзер бергә җыелып очрашу, төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен  парклары   бар.

 Көнендә, нәкъ балаларга ходай тәгалә  бүләк өчен биргән кебек булды. И, рәхәтләнде соң сабыйлар уйнап.Бакчадагы балалар мәйданчыгында уйнап туйгач апалары аларны мәйданга дәште. Ә анда тамаша... Нинди генә уеннарда катнашмады балалар, чүлмәктә ваттылар, капчык киеп тә сикерделәр, боҗрага туп та аттылар, арканда тарттылар. Уйнаган уеннарны санап бетерерлек кенә түгел.                            

      Ә китапханәче Фәридә апалары балаларны “Әдәби мәйданга” дәште. Нәни дуслар өчен ни кадәрле яңа,матур китаплар кайткан икән бит авыл китапханәсенә. Ул аларны җәй буе укырлык матур әдәбият белән таныштырды, китапханәгә кунакка дәште.                                                                                                                              

     Нәни дуслар бик күп көч куеп төрле бәйге -ярышларда катнашкач арыпта,  талчыгып та  киткәннәр, яшел җәйләүдә табын корып җибргәч и куаныштылар инде сабыйлар. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! 

                 


19 май көнне Яңасала авылында тарих битләренә язылырлык калырлык истәлекле көн булып узды. “Тыл каһарманнары һәм сугыш чоры балалары истәлегенә” “Җиңү парк”ы  ачылды. Бүгенге тантаналы, шатлыклы  мизгелләрне уртаклашу өчен бик күп кунаклар килгән иде. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәльәләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы һәм тыл каһарманнары Хөснетдинов Минневәли абый, Валишина Минҗиһан апа ал тасманы кисеп балаларны эчкә үткәрделәр. Телләрендә гел бер сүз “Ил- көннәребез тыныч, сугыш афәтләрен күрегә язмасын, балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетле булсын!”- дип теләде алар.        

Татарстан Республикасының хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов А.Ә., Арча районы иҗтимагый совет рәисе Хидиятов Р.Ә., “Курса МТС” ширкәте җитәкчесе, авылдашыбыз Гыйләҗетдинов Р.Г., Арча муниципаль районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р., Яңасала авыл җирлегенең  2 округ депутаты Хөснетдинов Ф.Г., 5 округ депутаты Магсумов Н.Н. котлаулары Расих Галимҗановның моңлы җыры ямь өстенә ямь булды. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Илгиз улы тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә монумент ачуны игълан итеп үз янына тыл каһарманнарын дәште һәм менә таш өстендәге җәймә ачылды бер минут тынлык белән якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән, авыр сугыш елларында “Барысы да фронт өчен!”- дип алны ялны белми көч түккән авылдашларыбызны искә алып, чәчәк бәйләмнәре салынды.Үзэшчәннәр һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән чыгышны  әби – бабайларыбыз , килгән кунаклар җылы кабул итте. Очрашуыбыз ахырында килгән кунаклар белән ветераннарыбыз бүгенге көннең якты бер истәлеге булып калсын дип бакчада чыршы агачлары утырттылар,соңыннан ветераннарыбызга бүләк пакетлар таратылды.

            

 


7 май көнне Каенсар авылында “Сугышта үлеп калганнар” истәлегенә салынган обелиск янында “Тыныч булсын күгебез!”- дигән очрашу булып узды. Очрашуда тыл каһарманнары, сугыш чоры балалары катнашты.Бәйрәмне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. ачып җибәрде, ветераннарны, кунакларны, укучыларны бәйрәм белән котлап тыл ветеранннарына Татарстан Республикасы Презинденты Р.Н. Миннехановның котлау хатын тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре, “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар әби бабайлары каршында бик матур чыгыш ясадылар. Авылдашларны 1 минут тынлык белән искә алып, чәчәк бәйләмнәре салынды.

            


Яңга-Сала мәдәният йортында  Яңга-Сала авыл китапханәсе каршында оештырылган “Ак калфак” татар хатын –кызлар иҗтимагый берләшмәсенә йөрүчеләр “Илемне саклаучыга - вәгъдә бүләгем чиккән – кулъяулык”-               дигән осталык дәресенә җыелды.

 Кул эшләре белән шөгыльләнү һәм төрткеле бизәкләр төшерү  осталыгын  татар хатын-кызлары борынгы заманнардан ук камил белгәннәр. Энә белән җеп ярдәмендә  могҗизалар  ясаганнар. Алар өс киемнәренә, ашъяулыкларга,  тастымалларга, урын-җир кирәк-яракларына, хәтта  өй әйберләренә дә  хикмәтле бизәкләр төшергәннәр. Иң мөһим һәм яраткан төр тоташтан чигү булган. Шундый  алым белән чигелгән кулъяулыкларны кызлар егетләренә бүләк итә торган булганнар. Менә шушы борынгы йолаларны , уеннарны искә төшерде бүген “Ак калфак”лылар

         


Җирле үзидарә: кичә һәм бүген.

(Җирле үзидарә органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан

                хезмәт ветераннары белән очрашу кичәсе)

 

Дәүләткә хезмәт итүчеләр - җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көн “Җирле үзидарә турында“ Федераль законны кабул итүнең унбер еллыгы белән туры килде. Бәйрәм датасына багышланган тантаналы чара 17 апрель көнне Яңга-Сала авыл мәдәният йортында  булды. Кичәгә авыл җирлегендә эшләп чыккан хезмәт ветераннары, депутатлар чакырылды.

       


Күр әле син табигатне , уенчыларга көч биргән кебек  күктә кояш елмая, бөтен җир шарында яз хөкем сөрә. Авыл өстеннән тын гына татар моңы, авылдашларны  мәйданга дәшә, табада кайнар коймаклар чыҗлый, самоварь да табынга дәшеп үз җырын җырлый. Бүген авылда зур бәйрәм, зур тантана – спорт бәйрәме. Әйе “Хәрәкәттә –бәрәкәт” девизы  белән авыл җирлекләрендә үтүче авыл бәйрәме гөрләде бүген Яңга-Сала авылында. Бәйрәмне күзәтергә һәм дә актив катнашырга дип читтә яшәүче авылдашларда ашкынып кайткан. Бүгенге бәйгедә егетләр генә түгел балаларда, бердәм, күркәм гаиләләребездә көч сынашты.Бәйрәмне котлап җир өстенә яз гүзәле  Нәүрүзбикә аяк басты һәм барлык авылдашларны бәйрәм белән котлады үзе алып килгән уеннарны тамашачыга тәкъдим итте  и рәхәтләнде нәниләребез Нәүрүзбикә янында бетерелеп,  һәр берсе үз һөнәрен  күрсәтергә ашыкты. Нәүрүзбикә озак куандыра алмады , кар- бураннарын туздырып Кыш бабайда килеп җитте. Яз гүзәле Нәүрүзбикәне куада башлады үз биләмәләрен тиз генә  көрәшсез аңа тапшырып китергә  теләмәде ул. Ләкин аркан тарту бәйгесендә зур җиңелүгә дучар булды шул, китми хәле булмады тамашачылар белән хушлашып китеп тә барды. Кыш бабай киткәч уеннар тагын да  дәвам итте, авылдашыбыз гер күтәрү остасы ,мәрхүм Рифат Закир улы Исмәгыйлев истәлегенә гердә күтәрделәр, кул көрәшендә дә үзләрен сынадылар, таяк та тарттылар. Авылыбызның моңлы тавышлы җырчы кызлары авылдашларга үз җырларын , дәртле биюләрен бүләк итте, пешекче кызларыбыз барлык халыкны кайнар коймак һәм “Җидегән чишмә” суыннан кайнаган чәй белән сыйлады. Чын мәгънәсендә зур спорт бәйрәме булды бу. “Барыгызгада саулык сәламәтлек, тыныч имин көннәр, гаиләләрегездә тынычлыклар, балалар, оныклар куанычы телим. Спорт ул безнең сәламәтлегебез.Спорт белән һәрвакыт дус булыгыз!”-дип авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин авыл халкын тагын бер кат бәйрәм белән котлап бәйрәмгә йомгак ясады, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А. “Спорт – ул сәламәтлек” – дигән күргәзмә төзеп киң катлам укучыларга тәкъдим итте, яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

          


   27 февраль көнне Арча күпфункцияле үзәктә “Күркәм гаилә – ил төрәге” район бәйгесе булып узды. Анда Яңасала авыл җирлегенә кергән Каенсар авылыннан Газизов Илһам һәм Айгөл гаиләсе көч сынашты. Газизовлар гаиләсе зона ярышында 129 бал җыеп икенче урынга лаек булды.

               


   22  октябрь көнне Яңга-Сала авыл мәдәният йортында  в Яңга-Сала авыл китапханәсе, башлангыч мәктәп белән берлектә көзге уңыш бәйрәме – Сөмбелә булып узды.

                                   


     Көзге бал.

                                   (Уңыш бәйрәме)

     21 октябрь көнне Яңга-Сала мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме булып узды. Максаты: Татар халкының милли йолаларының берсе – уңыш бәйрәме – белән таныштыру, татар халкының бәйрәмнәренә  кызыксыну уяту. Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү.

Кичәгә укучыларның кул эшләреннән  “Көзге могҗизалар”, “Шигъри тәлгәшләр”- дигән китап күргәзмәләре төзелде. Китапханәче  бәйрәм алдыннан тамашачыларга “Сөмбеләне кем белә?”- дигән мәгълүмат биреп китте, күргәзмәгә күзәтү ясады.

 Көзге уңыш бәйрәмен “Көз” кызы белән “Җәй” кызы алып бардылар. Бәйрәм көз сылуы Сөмбелә килгәч тагында ямьләнеп китте. Ул буш кул белән килмәгән бик күп уеннар, табышмак- мәкалләр алып килгән иде.Уенда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Кичәдә икмәк, көз, игенче турында шигырьләр яңгырады, җырлар җырланды. Уңыш бәйрәме чын мәгънәсендә икмәне, игенчене данлау,зурлау бәйрәме булды.

         


Әдәби мәйдан.            

  18 август көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе Каенсар авылында яшәүче мәктәп укучыларын Каенсар авыл клуб ишегалдына әдәби мәйданга җыйды. Бүгенге кичәдә  әдәбиятка сәнгаткә битараф булмаган иң актив  укучылар катнашты. Иң өлек кичәбезне үзләре шигырь язган укучыларга бирдек алар үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачы алдында чыгыш ясады. Китапханәче балаларның җәй көне укыган китаплар буенча викторина оештырды, кичәбез мавыктыргыч булсын өчен төрле уеннар белән аралаштырып алып бардык.

         


Рамазан ае  мөселманнарны тәрбияли торган ай. Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык , илһам өстәсен һәр гаиләгә шатлык, бәхет китерсен.Тоткан уразаларыбыз, биргән хәер – сәдакаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын! Яңасала авыл җирлегенәдә быелгы ураза ае аеруча куанычлы булды. Каенсар авылы мәчетендә 24,30 июль көннәрендә авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин һәм Яңасала авыл җирлегенең 6 округ депутаты Ф.Г.Хөснетдинов, 7 округ депутаты Мәгсүмов Наил ифтар мәҗелесе үткәрделәр. Ә Яңасала авылында ветераннар советы рәисе Оркыя апа  Мөхәммәтҗанова башлап йөреп Яңасала авылындагы барлык мөселман кардәшләрне мәктәпкә ифтар мәҗелесенә җыйды.

Авыз ачу вакытыннан алдарак әби-бабайларыбыз ифтар мәҗелесенә  агылды. Зур  бер өстәл тутырып кәләпүшле бабайлар, ак яулыклы  әбиләр җыйналды. Күңелләр тулып китте. Аллага шөкер, авылыбызда  дингә битараф булмаган, безнең чакыруны да кабул итеп килгән күпме кеше  бар диеп уйлап куйдык. Авылыбызның  имам-хатыйбы Надир абый кунаклар җыелып бетүгә ифтар мәҗлесен башлап җибәрде, Коръән укыды, әрвахларга дога кылдылар.
Менә авыз ачу вакыты җитте, мәчет манарасыннан бөтен  авылга ишетелеп азан моңы яңгырады. Авыз ачтылар, әби-бабайлар, намаз укыгач, өстәл  артына  утырдылар. Өстәлгә кайнар аш, пешкән бәлешләр, кайнар чәй чыгардык. Сөйләшә-сөйләшә иркенләп ашап-эчеп утырдылар. Әби-бабайлар бик зур рәхмәтләр әйтеп, догалар кылып, өйләренә таралышты, без озатып калдык. Аллаһы Тәгалә безгә киләчәк Рамазан аен да исән –саулыкта каршы алып, уразалрны тотарга насыйп итсә иде!
Мәҗлестә ярдәм иткән барча авылдаш хатын-кызларга , мул табын әзерләүдә ярдәм иткән барлык авылдашларга олы   рәхмәтебезне  җиткерәбез. Киләчәктә дә  шулай бергә ярдәмләшеп яшәргә язсын.

   


Гаилә ,мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Яңасала авыл җирлеге, “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләрне түгәрәк даталары  һәм бәйрәм белән котлап аларның йортларында булдылар . Бүгенге очрашуның максаты  яшь буында гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү .

  Гаилә - кечкенә дәүләт ул. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр кебек рухи кыйммәтләр нәкъ менә гаиләдә саклана. Гаилә нык икән, димәк дәүләт тә көчле. Димәк, киләчәккә ышаныч зур. Бүген ягъни  3 июль көнне Яңасала авылында  гомер итүче Гарипов Габделхәбир һәм Сөрмәдия апаларның  35 еллык юбилей  “Кызыл мәрҗән” туйлары.  Яңасала авыл җирлегендә Гариповлар иң  үрнәк, иң тәртипле 35 ел иңне-иңгә куеп бер-берсен хөрмәт итеп яши торган гаиләрнең берсе. Узган гомернең  һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. 35 ел үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр. Яшь буынның һәр вәкиле өчен үрнәк булырлык тормыш бу!
Әлеге бәйрәмдә шушы олуг юбилей көннәре белән Яңасала авыл җирлеге секретаре Гафурова Д.С. һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе секретаре, китапханәче  Бурханова Ф.А. аларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр.

   


27 май көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә  күңелле шул ук вакытта моңсу да бәйрәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп  узды. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларны  көчле кул чабулар белән каршы алдык. Бәйрәм тантанасын Яңасала башлангыч  мәктәбе җитәкчесе Сафина В.Х. ачып җибәрде. Укучылар бик матур чыгышларын, олы рәхмәтләрен үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, әти-әниләренә  җиткерделәр.

      


“Георгий тасмасы”-Җиңү билгесе.

                           (“Георгий лентасы” көне)

22 апрель көнне Яңга-Сала  авыл китапханәсе мәдният йорты белән берлектә  “Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында “Георгий тасмасы” көне уздырды.

 Бу көнне китапханәгә , мәдәният йортына килгән һәр укучыга Бөек Җиңү символы булган “Георгий тасмасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр яшь буын вәкиле, урта, өлкән буын вәкилләре Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.                                                                    

Ул көнне "Георгий  тасма"сы тарихы турында мәгьлүмат җиткерелде,  аны  кешеләр үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларны хөрмәт итеп  такканнары турында  сөйләде. 

Бу “Җиңү билге”ләре яшь буынга, өлкәннәргә якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, хәзерге буын якты, тыныч күк йөзе астында яшәүнең кадерен белеп, тырыш хезмәт итеп яшәргә кирәклеген искә төшереп торсын.

     


Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.Нәрсәдән бу?

Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Әйе, чыннан да 9 апрель көнне  Яңасала мәдәният йортында зур бәйрәм булып узды.Яңасала авыл җирлегенә кергән Каенсар һәм Яңасала авылында яшәүче әдәбиятка сәнгатькә гашыйклар бүген бер сәхнәгә җыелып  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар.Габдулла Тукай- безнең күгебезне яктыртыр өчен чыккан һәм батмас кояшы. Иҗатының зур өлешен поэзия били. Шуңа күрә, икенче төрле, аны татар поэзиясенең кояшы, дип атарга була. Бүгенге кичәбезнең дә максаты  Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша  телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлату . Туган телебезнең рухи  байлыгыбыз хәзинәсенә ачкыч булуын төшендерү иде. Сәхнәдә шагырнең төрле елларда басылган шигырьләре, җырлары яңгырады, кайбер шигырләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Китапханәче тамашачылар арасында “Кем Тукайны күберәк белә?”-дигән темада  викторина оештырды.Сорауларга иң күп җавап бирүчеләр призга ия булдылар.Кичәбез ахырында барлык халык белән татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры яңгырады. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, шагырьнең шигырьләре аша үзенә җан тынычлыгы, рухи азык алды. “Күгебезнең якты кояшы син –Тукай” –дигән бик матур кичәдән соң  күңелләр йомшарып, йөрәк түрендә милли моңнар яңарды.

          


Ныклы гаилә - ныклы дәүләт

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,

Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,-  дип язган иде Ф.Яруллин.

 7 апрель көнне Яңасала авыл җирлегендә яшәүче Калачов Николай һәм Ларисаларның күркәм бәйрәмнәре – Энҗе туйлары бүлып узды.Аларны бу күркәм даталары белән котлау өчен Яңасала авыл җирлеге Сафин А.И. һәм “Бердәм Россия” сәси партиясе секретаре Бурханова Ф.А. булып  аларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлап кайттылар.

   


4 март көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә  «“Әни” – җирдә иң зур кеше» - дигән гаилә бәйрәме үткәрде.

         


Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып. Авыл җирлекләре  көннәре кысаларында үтүче КВн бәйгеләрендә безнең авыл җирлегенең “Бигайбә” КВН командасы Арча күпфункцияле үзәктә чыгыш ясап 175 бал җыеп икенче урынны алып кайтты.

             


27 февраль көнне Арча станциясендә урнашкан күп функцияле үзәтә “Төп йорт килене” дигән бәйге булып узды. Бу бәйгедә Яңасала авыл җирлегеннән Исмәгыйлева Гөлназ катнашты.”Төп йорт килен” бәйгесендә ул үз гаиләсе белән бик матур чыгыш ясады.


22 февраль көнне Яңасала авыл җирлегендә Каенсар һәм Яңасала авыл яшләре арасында “Кышкы спорт” уеннары буенча бәйге булып узды.Бу бәйрәм шулай ук авылдашыбыз гер күтәрү остасы Рифат Закир улы Исмагиловны искә алу кичәсе буларакта билгеләп үтелде. Ике авыл арасында барган көрәш бик кискен булды, егетләребезне төрле яктан сынадык. Егетләребез бер сынауда да сынатмадылар, әфәрин диясе генә кала. Гер күтәрүдә ел саен беренчелекне бирмәүче Набиев Габделфаек абыйга быелда тиңнәр булмады, икенче урынны ике егетебез Заляев белән Исмагиловлар бүлеште, өченче урынга Зайнуллин Динар лаек булды. Бәйрәм оешкан төстә бик күңелле узды.

         

          


Котлы булсын, Раштуа!

                                        (Фольклор кичә)

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә игъти​бар арта бара, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә – Раштуа,Нардуган, Питрау, Симет бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һ.б.ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.Билгеле булганча, халык бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре, җырулары югала, байлыклары саега баруы күзәтелә. Кайчак миңа: үлгәнне тергезеп булмаган кебек, онытылган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кире кайтарып булмый, җыруларны искә төшереп булмый һәм ул… кирәкме икән соң? – диләр. Әлбәттә, кирәк. Теләк булса, бу изге эшнең әмәл-чаралары да юк түгел. Чөнки гасыр​лар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәр, гореф-гадәт һәм милли җыруларның рухы безнең каныбызда яши. Әгәр безнең үзенчәлекле бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, үзебезнең бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез һәм җыруларыбызны тормышка кире кайтару өчен буыннан-буынга тапшырыл​сын дисәк, яшь буын белән бергәләп җиң сызганып эшкә керешергә кирәк. Кипкән гөлгә су сибеп кояш яктысына куйсаң, ул яшь үсентеләр җибәрә. Бәлки, борынгы йолала​рыбыз да кабат шаулап яши башлар. Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган.  Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан-йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр. 7 январьга каршы төн уртасында православныйлар чиркәүгә бара, анда бәйрәм гыйбадәте үтәлә. Аннан христианнар бер-берсен Рождество Христово бәйрәме белән тәбриклиләр, изге теләкләр әйтәләр. Өйләренә кайткач, халык бәйрәм табыны кора. Гадәттә бу көнне кунаклар килә, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Раштуадан соң иртәдә балалар йорттан-йортка йөреп, котлыйлар, ә хуҗалар аларга тәм-том тараталар. Яңга –Сала  авылы мәдәният йортында Раштуа кичәсе бик күңелле узды. Китапханәче  әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Катнашучылар Раштуа шәменә карап теләк теләргә мөмкин булганлыгы һәм ул изге һәм якты булган очракта гына тормышка ашачак икәнлеге хакында белделәр. Әлеге кичәдә катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләргә ия булды. Шулай ук халык  бик теләп төрле бәйгеләрдә, уеннарда, викториналарда катнаштылар.

  

  


23 декабрь көнне Яңасала мәдәният йортында  Каенсар авыл клубы, авыл китапханәсе белән берлектә  “Төп йорт килене-2015” – дигән бәйге үткәрелде. Бүгенге бәйгедә Яңасала авылыннан Исмагилова Гөлназ, Сафина Гөлнара, Каенсар авылыннан Хамидуллина Зөлфирә катнашты. Һәрбер төп йорт килене бәйгегә бик тырышып нык әзерлек белән килгәннәр иде. Бәйгебезнең 1 туры-  “Исәнмесез – бу мин”,  2 тур – “Музыкаль осталык”, 3 тур- “Кем мин һәм кайдан минем тамырым”, 4 тур- “Тапкырларга табышмак”, 5 тур- “Оста куллар”, 6 тур- “Килен күчтәнәче”. Бәйгедә иң күп бал җыеп Исмагилова Гөлназ 1 урынга лаек булды,2 урында – Хамидуллина Зөлфирә, 3 урынга – Сафина Гөлнара лаек булды. Китапханәче “Халкыбызның күңел бизәкләре” – дигән күргәзмә тәкъдим итте.Кичә нәфис сүз , матур җырлар белән үрелеп алып барылды. Бүгенге очрашуда тату яшәү серләрен ачарга тырыштык. Кайнаналарга: “Тату булып яшәүнең сере нәрсәдә?” дигән сорау биреп бик күп яхшы фикерләр киңәшләр ишеттек.Кичә бик җылы мөнәсәбәттә , чын тәрбия чарасы булды.

  

 

 


Гүзәллеккә кеше хуҗа.

                         ( Кардан ясалган сыннар бәйгесе)

  Арча муниципаль районы Яңасала авыл җирлегендәге оешмаларның  ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Авыл җирлеге башлыгы игълан иткән конкурстан соң  Яңа елны каршылауда авылыбыз территориясендәге бер генә торак пункты да читтә калмады. Алар кардан ясалган төрле сыннарга күмелделәр. Махсус комиссиягә шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Шулай булуга карамастан, 22 декабрь көнне сыннар ясау буенча үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Шулай итеп комиссия членнары белән киңәшләшкәннән соң 1 урын “Ак каен” Каенсар гаилә балалар бакчасына бирелде , кечкенә генә колликтив булсада алар бик тырышканнар , 2 урын Яңасала “Ромашка” балалар бакчасы коллективына бирелде чын әкият аланында итеп хис итәсең бу бакчага барып кергәч, 3 урынга – Яңасала башлангыч мәктәбе лаек булды, 4 урын Каенсар авыл клубына бирелде, 5 урынга Яңасла мәдәният йорты лаек булды.  Аларны зур уңышлары белән котлап һәм 30 декабрь көнне үтәчәк “Бал- маскарад” кичәсендә бүләкләнәчәкләр дип белдерде авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин.

  

                  


 Китапханәнең иң нәни укучысы.

                ( Бәйге)

18 декабрь көнне Каенсар гаилә балалар бакчасында “Китапханәнең иң нәни укучысы” – дигән бәйге үткәрдек.

Максат: мәктәпкәчә яштәге укучыларны китап белән якыннан таныштыру: китап укуга кызыксыну уяту; аларга сакчыл караш тәрбияләү;

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыр-тып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди  Р. Декарт.
Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.
Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.”- дип нәниләребезгә үзебезнең үгет нәсыйхәтләребезне бирдек. Китапны тоту кагыйдәләрен исләренә төшердек.  Балалар  Г.Тукай иҗаты буенча башваткыч  уенында актив катнаштылар  һәм шушы уенда иң күп очко җыйган  Хөснетдинова Айсылуга “Китапханәнең иң нәни китап укучысы” – дигән исем бирелде.

    


    «Коррупция заман чире»                                                                                                                                

                                             (Эшлекле уен)

   Коррупциянең ни-нәмәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, дип яза энциклопедия. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора.

   5 декабрь көнне Яңга-Сала мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган кичә алдыннан авыл китапханәсе тамашачылар өчен  “ Коррупция –аның белән көрәш юллары”- эшлекле уен тәкъдим итте.  Максаты: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу. Коррупцияне тормыш шартларында таный белү. Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.

Тамашачыларга түбәндәге сораулар бирелде:  Сезнеңчә, коррупция нәрсә ул? Коррупциянең билгеләрен  ачыклау. Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек,  коррупциянең дә үз тамыры бар. Ничек уйлыйсыз коррупцияне нәрсә китереп чыгара? Шушы сорауларга төгәл җаваплар алганнан соң төрле ситуацияләр уйнап күрсәтелде.  “Коррупция – заман чире”- дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды, бик күп мәгълүмат бирелде.

  


14 декабрьдә үткән сессиядә һәр учреждениягә тирә –юнне матурлау буенча бурычлар куелды.Авыл җирлегенә караган Һәр бер оешмада эш башланды да инде. Яңасала башлангыч мәктәбе  2016  ел- Маймыл елын каршылау уңаеннан кардан маймыл сыны һәм яңа елның символы булган чыршы ясап куйдылар.Яңасала,Каенсар балалар бакчалары,Каенсар авыл клубы б/н Яңасала мәдәният йортларында да шулай ук яңа ел бизәлешләре куелды.

    

Соңгы яңарту: 2019 елның 11 июне, 15:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International