Хәбәрләр

“Апрель-бөек шагыйрь, буыннар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае.  Без елның елында Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән искә алабыз. 23 апрель көнне Хәсәншәех мәдәният йортында Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылган “Без Тукайны укыйбыз” дип аталган чарабыз бик күркәм бәйрәм булып килеп чыкты. Балалар үзләренең сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур итеп җырлаулары белән сокландырдылар. Бик кызыксынып Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Аларга да, безгә дә әлеге бәйрәм бик ошады» дип хәбәр итә Хәсәншәех китапханә мөдире.

    


“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән татар халкының мәкале бар.

Һәр яз һәм көз Апаз авыл җирлегенә кергән авыл зиратларында өмәләр үткәрелә. Шундый өмәләр быел да 30 апрель, 1 май көннәрендә һәр авылда зур оешканлык белән узды.

Арча район хакимият башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович та туганнарының каберләре янында булды һәм  өмәдә   катнашты.

Өмәләр 8, 9 майда да дәвам итәчәк.

   


Җирле үзидәрә хезмәткәрләрен тәбриклибез!

 

21 апрель Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан түгәрәк өстәл узды. Анда мәдәният һәм үзидарә хезмәткәрләре катнашты. Җирле идарә органнары  белем бирү, мәдәният, мәчет, җәмәгать оешмалары белән тыгыз эшлекле бәйләнештә. Атнаның һәр сишәмбесендә җирле хакимият һәм мәдәният хезмәткәрләре  эшлекле очрашуга җыела. Барлык эш- башлангычларыбызда һәрвакыт  идәрәнең  ярдәмен һәм җылы сүзен тоябыз. Безнең Апаз авыл җирлеге башка җирле идарә вәкилләренә  үрнәк. Хөрмәтле Апаз авыл җирлеге хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

                            Зур ихтирам Мәдәният  хезмәткәрләре.

  


Бездә кунакта рухи дөнья җәүһәрләре

24 март көнне Апаз Мәдәният йортында   Татарстанның танылган язучылары белән бик күркәм очрашу кичәсе  булып үтте. Әлеге очрашуны якташыбыз, шагыйрь, галим Рифат Җамал оештырды. Кичә матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.

      


Хөрмәтле Апаз авыл җирлеге граҗданнары! Сезне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм! Сезгә зур бәхетләр, ныклы сәламәтлек, муллык, иминлек, тынычлык һәм шатлыклар, барлык изге эшләрегездә зур уңышлар телим.

2017 ел сезгә шатлыклы үзгәрешләр, истә кала торган уңай вакыйгалар гына алып килсен. Яңа елда алдагы планнарыгыз уңай һәм җиңел генә тормышка ашсын, алдагы көннәрегезгә ныклы ышаныч булсын. Сезгә ел буена бәйрәмчә күтәренке кәефләр юлдаш булсын.


Апаз авыл жирлегендә “Хәрәкәттә- Бәрәкәт” девизы астында мәдәни-спорт чарасы узды. ”АФ Ватан”хуҗалыгы җитәкчесе Мансур  Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садиков авыл халкын кышкы бәйрәм белән котлады. Кышкы бәйрәмдә ярминкә, концерт номерлары, чәй,коймак, төрле кызыклы уеннар,ике команда арасында ярышлар булды. Халык рәхәтләнеп ял итте,күңел ачты.

                  

Соңгы яңарту: 2023 елның 13 феврале, 16:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International