Хәбәрләр

8 нче сентябрь көнне, Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Гаилә һәм мәктәп – киләчәккә кулга-кул тотынып” дигән тема астында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Арча муниципаль районы башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Мансур Камбил улы катнашты. Ул укучылар арасында хокук бозу, җинаятьләрне булдырмау турында эчтәлекле чыгыш ясады, әти-әниләргә тәртип бозу очракларын мисал итеп китерде һәм яшүсмер тормышына нинди зыян салуын аңлатты. Җыелыш барышында укучыларның иминлеген, сәламәтлеген саклау бурыч итеп куелды.


16нчы февраль көнне Яңа Кырлай авылы  мәктәбендә Яңа Кырлай авылы китапханәчесе башлангыч класс укытучылары белән берлектә герой шагыйрь Муса Җәлилгә-110 ел тулу уңаеннан “Моабит дәфтәре”-нинди дәфтәр ул?-әдәби кичәсе уздырды.Кичәдә 22 укучы(2-4 класс )укучылары катнашты.

     

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 июне, 07:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International