Арча шәһәр Советының 2021 елның 27 апрелендәге 30 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында фикер алышканнан соң, гавами тыңлауларда катнашучылар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставының тәкъдим ителгән проекты «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә әзерләнүен билгеләп үттеләр.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, гавами тыңлауларда катнашучылар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча тәкъдим ителгән проектны хуплыйлар һәм Устав проектын әзерләү буенча эшче төркемгә «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» карар проектын, кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, Арча шәһәр Советының чираттан тыш утырышына карауга кертергә тәкъдим итәләр.
Эшче төркем җитәкчесе: Г. Х. Нигъмәтҗанова
Секретарь: Г. Х. Билалова