Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар бәяләмәсе 26.08.2022

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләре проекты буенча фикер алышканнан соң, гавами тыңлауларда катнашучылар тәкъдим ителгән проектның «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Арча шәһәре»  муниципаль берәмлеге Уставы, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегендә гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Арча шәһәр Советының 2018 елның 13 сентябрендәге 99 номерлы карары белән расланган  «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегендә гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә әзерләнүен билгеләп үттеләр.

           Башка өстәмәләр һәм үзгәрешләр булмады.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре»  муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләре проекты буенча чыгышларны тыңлаганнан соң, гавами тыңлауларда катнашучылар карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелгән документлар нигезендә муниципаль берәмлекне төзекләндерү кагыйдәләре проектын хупларга.

2.Тиешле карар кабул итү өчен мәсьәләне Арча шәһәр Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә.

3.Гавами тыңлаулар бәяләмәсен Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru веб-адресы буенча  урнаштыру юлы белән  халыкка җиткерергә.

 

Рәислек итүче,

Арча шәһәре башкарма

комитеты җитәкчесе урынбасары                                                              Р.Р.Баһаветдинов

         Гавами тыңлаулар секретариаты

 җитәкчесе                                                                                      Г. Х. Нигъмәтҗанова

         Гавами тыңлаулар секретариаты әгъзалары:                                                                                                                                                                                             Э.Р.Сабирова

                                   

                     

                                                                                                       Н.Г.Гыйльфанова 

pdf
Скачать текст
PDF, 302.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International