Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проекты буенча гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) бәяләмәсе 2023 елның 31 июленнән

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проекты турында фикер алышканнан соң, гавами тыңлауларда катнашучылар тәкъдим ителгән проектның «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.03 ел, № 131-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»  28.07.2004 ел, № 45-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы, РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә әзерләнүен билгеләп үттеләр. Башка өстәмәләр һәм үзгәрешләр кермәде.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проекты буенча чыгышларны тыңлаганнан соң гавами тыңлауларда катнашучылар түбәндәге карарны кабул иттеләр:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы проектын тәкъдим ителгән документлар нигезендә эшләп бетерергә.

2. Проектны эшләп бетергәннән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының уңай бәяләмәсен алганнан соң,  карала торган мәсьәләне тиешле карар кабул итү өчен Арча шәһәр Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә чыгарырга.

3. Гавами тыңлаулар нәтиҗәсен Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

Рәислек итүче-

Арча шәһәре башкарма комитет җитәкчесе                      Р. Ф. Касыймов

Секретариат җитәкчесе                                                    Р. Р. Баһаутдинов

Секретариат әгъзалары                                                    Г. Г.  Ибәтуллина

                                                                                      Г. Х.  Нигъмәтҗанова

pdf
Скачать текст
PDF, 426.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International