2 февраль көнне Казан шәһәренең "Залесный" мәдәни үзәгендә Идел буе "Талантлар териториясе» заманча композиторлары музыкасының II Төбәкара бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып лаеклы урыннар яуладылар. Мөхәммәдьярова Диана I дәрәҗә лауреат, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус бүләк алды, Ибраһимова Әминә II дәрәҗә лауреат (укытучылары Рәхмәтуллина Э.Ф. ), Закирова Динә III дәрәҗә лауреат (укытучысы Асанова В.М.) булдылар. Укытучы Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы Бөтендөнья татар конгрессыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2025 елның 3 феврале, дүшәмбе