ЗАГС бүлегенең тантаналар залында гаилә тормышының алтын юбилярларын котлау тантанасы узды. Рафаэль Яруллович һәм Сания Гыйльмиевна Кәбировлар гаиләдә ихтирам, ышаныч һәм ярдәм никадәр мөһим икәнен яхшы беләләр. Үз никахларын алар ярты гасыр элек-1975 елның 13 гыйнварында теркәгәннәр. Уртак тормышның илле еллык юбилеен алтын дип атыйлар, чөнки барлык авырлыкларны кулга – кул тотынышып узган, барлык авырлыкларны җиңгән пар йомшаклык һәм юл куючанлык аркасында бергә озак яши алган, Чөнки алтын-иң йомшак металлларның берсе. Алтын авырлык белән, бөртекләп табыла, гаилә тормышы да озак вакыт вак-төякләрдән төзелә. Кәбировлар гаиләсендә ике бала – кызлары Әлфия һәм Миләүшә, 5 онык һәм бер оныкчык бар. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе А.М.Гатауллина юбилярларга ихлас ихтирам һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга гаилә бәхете һәм иминлек теләп, район башлыгы И.Г.Нуриевның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Р. Ш. Хәмидуллина, яшәү урыны буенча «Центральный» ТИҮ рәисе Прахов Р.А. Кәбировлар гаиләсен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Туганнарыннан һәм якыннарыннан бик күп җылы котлаулар яңгырады. Тантаналы һәм дулкынландыргыч шартларда Рафаэль Яруллович һәм Сания Гыйльмиевна мактаулы юбилярлар китабына имза куйдылар, «Алтын туй» медальләре белән алмаштылар һәм бер-берсен биергә чакырдылар. ЗАГС хезмәткәрләре, гаиләне матур вакыйга белән котлап, озын гомер теләделәр һәм алтын туйны теркәү турында истәлек таныклыгы тапшырдылар. Рафаэль Яруллович белән Сания Гыйльмиевнага озак еллар чын мәхәббәт һәм тугрылык хисләренең үрнәге булып калуларын телибез.
2025 елның 7 феврале, җомга