Гаилә тормышы юбилярларын котлау ЗАГС бүлегенең күркәм традициясенә әверелде. 2025 елның 7 февралендә, Ватанны саклаучылар елын ачу кысаларында, алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара узды, ул 2025 елда беренче булды. Котлауларны Рафаил Фаик улы һәм Нурания Зиннәт кызы Назыйповлар кабул итте. Бүген юбилярлар үзләрен яңадан яшь пар итеп тойды: ЗАГС бүлегенең мактаулы юбилярлар китабына имза куйдылар, «Алтын туй» медальләре һәм никах балдаклары белән алмаштылар. - Озак еллар кулга-кул тотынышып яшәгән ир белән хатын, бәхетле пар- һәрвакыт соклану һәм ихтирам хисләре уята, - дип котлады юбилярларны Районның хатын-кызлар советы рәисе А.М. Гатауллина һәм Назыйповлар гаиләсенә район башлыгы И.Г.Нуриевның Котлау хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. -Бүгенге чара гаилә елъязмасының мөһим бите, онытылмаслык һәм бәхетле мизгел, -диде юбилярларны котлап район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р.Ш.. Балалары, оныклары, туганнары Рафаил Фаик улына һәм Нурания Зиннәт кызына балаларына, оныкларына, оныкчыкларына лаеклы үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерделәр.
2025 елның 7 феврале, җомга