2025 елның 20 февралендә Арча муниципаль районында район башлыгы И.Г. Нуриев һәм РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы Рәисе О. А. Калашникова катнашында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең профсоюз активының хисап-сайлау конференциясе узды. Республика һөнәр берлекләре комитетының Арча районындагы ышанычлы заты Р.Н. Галимуллин профсоюз оешмаларының 2020-2025 елларга профсоюз Уставы һәм профсоюз гамәлләре программасын үтәү буенча эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышуларда “Арча урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ДБУнең берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы рәисе Җиһаншина Н.И. чыгыш ясады Конференция барышында Арча муниципаль районы профсоюз оешмаларының сайланулы органнары эше, РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының XXXII хисап-сайлау конференциясенә делегат сайлау һәм Татарстан Республикасы Профсоюз оешмасының республика комитеты составына кандидатура күрсәтү турында мәсьәләләр каралды. Конференция профсоюз активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International