Кешелек тарихында беркайчан да онытырга ярамый торган вакыйгалар була. Шундыйларның берсе-1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы. Арча 1нче мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән оештырылган "Бөек Ватан сугышы елъязмасы" дигән мобиль күргәзмәсе илебез тарихына беркемне дә битараф калдырмады. Һәр сыйныф сугышның бер еллык тарихын сөйләүне, аерым вакыйгаларны яктыртуны үз өстенә алды. Күргәзмәдә фотосурәтләр, сугышта катнашкан бабаларыбызның тарихы белән бәйле гаилә архивы кыйммәтләре: хатлар, орден-медальләр, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде.
2025 елның 11 марты, сишәмбе