Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хаят» этник костюм театры төркеме кызлары җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы, Вильданова Галима Урал кызы Сочида узган «Золотой ключик-2025» Халыкара фестиваль- бәйгесендә катнашып, балалар театры костюмнары модасы номинациясендә дизайнер Венера Моисееваның «Хыял» коллекциясе белән 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгедә Армавир, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Казан һәм башка шәһәрләрдән иҗат коллективлары катнашты. «Хаят» этник театрын җиңүләре белән котлыйбыз!

2025 елның 1 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International