Ашытбаш мәктәбе укучылары авылда өмә оештырды Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Районыбыз коллективлары үз территорияләрен чистарту белән беррәттән “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы да, мәктәп территориясеннән тыш, авыл территориясен дә җыештырды. “Чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәбез. Акция һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар һәм укытучылар авыл территориясендә өмә үткәрде. Алар бердәм булып чүп-чарны җыйды, узган елдан калган коры үләннәрне тырмалады. Авылыбыз чистарып, матурланып калды”, – дип хәбәр итә ашытбаш урта мәктәбе коллективы.
2025 елның 14 апреле, дүшәмбе