Кәче балалар бакчасы “Экояз – 2025” бәйгесендә катнаша Бәйге санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә Кәче балалар бакчасына йөрүче балалар “Экояз – 2025” бәйгесендә катнаша. Апрельнең беренче атнасында балалар сыерчык оялары ясап элде, тәрбиячеләр бакча территориясен җыештырды. Хәзерге вакытта балалар бакчасында “Без аерым җыю өчен” акциясе бара. “Әлеге акцияләр – балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә бер адым”, – ди балалар бакчасы коллективы.
2025 елның 15 апреле, сишәмбе