Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Безнең мәктәптә мәктәп территориясен һәм аның тирәсендәге беркетелгән территорияне төзекләндерү буенча беренче язгы экологик өмә узды. Технология укытучысы Г.Р. Садыйкова җитәкчелегендәге 6 нчы сыйныф укучылары чүп-чарны җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдылар, чыршылар тирәсендәге күркәләрне җыйдылар, чәчәк түтәлләрендәге чыршы ботакларын җыйдылар. Балалар зур эш башкардылар. Уртак тырышлык белән мәктәп территориясе үзгәрде һәм сафланды. Өмә-чисталыкта яшәргә теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысулы.
2025 елның 12 апреле, шимбә