Без — Рәссәй гражданнары! Арча районының 14 кешесе «Казан арты» тарих-этнография музеенда тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданинының беренче паспортларын алды. Яшь гражданнарны истәлекле вакыйга белән котладылар: Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова, Арча районы җәмәгать советы рәисе, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Алдынгылар Хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина, «Алгарыш» яшьләр үзәге директоры Диана Шалагинова. «Без - Рәссәй гражданнары» проектында катнашучыларны котлыйбыз. Алда сезне яңа казанышлар көтә, алар безнең җәмгыятьне ныгытачак. Сез дә үз илегезнең лаеклы гражданнары булырсыз дип өметләнәбез.
2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе