"Оста куллар" жәйге кичләрдә күршеләрне ишегалларында җыя. Чираттагы очрашу 14 август көнне Зәйнуллин һәм Борһанов урамнары киселешендәге ишегалдында оештырылды. Җәйге кич сабыйларның көлүләре, өлкәннәрнең илһамлануы һәм күршеләрнең эчкерсез аралашуы белән тулы иде. Балалар үзләрен робототехника, конструкторлар җыю, мультфильмнар ясау, автомодельләр һәм судомодельләр белән идарә итү буенча остаханәләрдә сынап карадылар. Барлык катнашучылар да казанышлары өчен файдалы сувенирлар һәм татлы бүләкләр алдылар. Өлкәннәр, концерт тыңлап, конкурслар һәм уеннарда катнашып, бәйрәм рухына чумды. Мондый искиткеч бәйрәмне бүләк иткән оештыручыларга рәхмәт. “Оста куллар” фестивале «Куршефест» конкурс программасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелде. Җәй яктылык һәм бәхет бирүен дәвам итсен! Ә без, күшеләр, сезнең белән ешрак очрашыйк!

2025 елның 15 августы, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International