Арча шәһәрендә тантаналы рәвештә "Казансу"футбол манежы ачылды.Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов яшь футболчыларны, аларның тренерларын һәм район халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. "Бу заманча спорт корылмасы ел әйләнәсе футбол белән шөгыльләнергә, турнирлар уздырырга, җирле халык арасында массакүләм спортны актив үстерергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Ренат Гатиятов. Видеокүпер буенча яңа спорт мәйданчыгын ачуга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин старт бирде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ел дәвамында яраткан спорты белән шөгыльләнергә һәм "Казансу"яңа заманча комплексы белән бергә яңа спорт уңышларына ирешергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International