«Куршефест» янәдән күршеләрен җыйды! Арча шәһәренең Шәрык бистәсендә яшәүче күршеләр 21 август көнне Зур урамда «Оста куллар» балалар техник иҗат фестивалендә җыелдылар. Балалар өчен роботлар җыю, машина һәм көймә модельләре белән идарә итү, электрон конструкторлар җыю, мультфильмнар ясау, шахмат уеннары, шарлардан чәчәкләр ясау, аквагрим, өстәл уеннары, Арча районы картасы төшерелгән пазллар җыю һәм үзлегеннән значоклар ясау буенча мавыктыргыч остаханәләр оештырылды. Балалар, остаханәләрдә катнашып сувенирлар һәм татлы бүләк- туңдырма алдылар, ә өлкән күршеләр уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар һәм концерт карадылар. «Оста куллар» проекты «Татарстанда җәй» һәм «Безнең ишегалды» республика программалары кысаларында «Куршефест» грант конкурсында җиңеп Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Арча укучылар Сарае коллективы тарафыннан оештырылды.

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International