Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан, «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында Арчаның Җиңү паркында «Тарихтан табылган символ» исемле тарихи кросс үткәрелде. Чарада Үзәк китапханәнең актив укучылары һәм Движение Первых командасы катнашты. Алар Россия Федерациясе флагының барлыкка килү тарихын, аның әһәмияте һәм тормышта мөһим роле турында белделәр, байракның озак вакыт дәвамында ничек үзгәрүе, аның һәр төсе нәрсә аңлатканын искә төшерделәр. ГАУСО КЦСОН «Мәрхәмәтлек үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары «Россия символы» акциясен үткәрделәр. Балалар арасында бердәмлекне булдыру нияте белән, алып баручылар патриотик рухта булган төрле уеннар уйнаттылар. Шулай ук чарада катнашучылар аквагрим белән битләренә һәм кулларына байрак төсендәге рәсемнәр ясатып, туган илебезне яратуларын белдерделәр.

2025 елның 22 августы, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International