3 сентябрьдә ел саен террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланган датага басым ясыйбыз. Арча үзәк китапханәсе тренинг элементлары белән интеграцияләнгән хәтер дәресе үткәрде. Алып баручы презентация барышында 2004 елның сентябрендә булган вакыйгалар — Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1 нче мәктәпне террорчылар басып алуы турында кыскача мәгълүмат бирде. Видеоматериалны караганнан соң, балалар төркемнәргә бүленеп сораулар буенча кыскача чыгыш әзерләделәр. Чыгышларга йомгак ясап, алып баручы истәлекләрдән өзекләр укыды. Чараның чираттагы блогына социаль эш буенча белгеч кушылды. Ул курку хисе белән көрәшү ысулларын кулланып, укучылар белән практик эш оештырды.
2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе