21 октябрьдә балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен «Сәнгать доньясына сәяхәть» бәйрәме узды. 100 якын беренче сыйныф укучысы быел мәктәп укучылары сафын тулыландырды. Бу музыкантлар да, биючеләр дә, рәссамнар да. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, Төп рольләрне «Зазеркалье» (җитәкчесе Зөлфия Кочурова) театр бүлеге укучылары уйнады. Әдәби персонаж Незнайка (Мәгъсүмов Ирек), шулай ук сәнгать феясы (Кочурова Оля) бию феясы (Шайдуллина Ләйсән) балалар белән күңелле уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Беренче сыйныф укучыларының беренче чыгышлары да бәйрәмнең матур бизәге булды. Иҗатта беренче адымнарын гына башласалар да, мәктәп сәхнәсендә аларның чыгышлары күркәм һәм бик матур булды. Кечкенә артистларның һәр музыкаль номеры җылы каршы алынды һәм көчле алкышлар белән озатылды. Бәйрәм азагында балалар сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Г.Б., укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хасанова З.Ф. укучыларга значоклар тапшырдылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Чара балалар күңелендә җылы тәэсир калдырды.

2025 елның 21 октябре, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International