Арча үзәк модель китапханәсендә «Авыл яши – Деревня живёт» проекты кысаларында Арчаның 1нче һәм 6 нчы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен фермерлар һәм эшмәкәрләр белән берлектә «Намуслы бизнес һәм сыйфатлы ризык» дигән темага аралашу сәгате үткәрелде. Очрашуда Арча муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе М.Р.Абдуллин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре – Корайван авылыннан Ф.Д.Әхмәтханов һәм Мөндеш авылыннан Б.Х.Гарипов катнашты. Чара барышында балалар тәҗрибәле профессионалларның чыгышларын тыңладылар, кыйммәтле киңәшләр алдылар. Очрашып аралашу яшьләргә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте. Алга таба бу өлкәдә эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләк уянырлык мәгълүмат бирде.

2025 елның 17 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International