29 октябрьдән - 5 ноябрьгә кадәр Төньяк Осетия-Алания Республикасы Владикавказ шәһәрендә «АЛТЫН МАЙДАН-Алания» Халыкара милли мәдәният фестивале-бәйгесе - 2025 узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Хәят” этник костюм театры төркеме кызлары катнашып I һәм II дәрәҗә Лауреат дипломнарына лаек булдылар. Җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Радис кызы, сәхнәгә куючы Гумерова Альбина Данис кызы, хореограф Солтанова Дина Эльмир кызы. Фестиваль программасы бик бай булды. Укытучылар «Халык гореф-гәдәтләрен өйрәнү нигезендә балаларның һәм яшүсмерләрнең этномәдәни үсеше» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Шулай ук Бесланда урнашкан мемориаль комплекс, осталык дәресләре, экскурсияләр, музейларда булдылар. «Артхурон» халык фольклор бию театры концертын карадылар. “Хаят” төркеме кызларын һәм җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз!
2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе