7-9 ноябрьдә Казанда XXll Халыкара «Золотая нить» дизайн-проекты бәйгесе узды. «Заманча этник костюм» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук «Хәят» төркеменең кече группа кызлары беренче тапкыр бәйгедә чыгыш ясап ll дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Алар бәйгенең кубоклары һәм бүләкләре белән бүләкләнде. Җитәкчеләре Кәримова А.А., Галимҗанов А.Р., Гомәрова А.Д., Солтанова Д.Э.
2025 елның 7 ноябре, җомга