Бүген Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы, үзешчән шагыйрь тормышны яратып, иҗатта янып яшәүче каләм остасы, 2 китап авторы хөрмәтле райондашыбыз, шигьри җанлы Ренат Шәрәфиевның иҗатын китап укучыларга яктыртуга багышланган әдәби кичә узды. Чарада китап укучыларга үзешчән шагырьнең “Кайтыйк әле яшьлек язына” дигән яңа китабы тәкьдим ителде. Әдәби-музыкаль кичәгә киң катлам китап укучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, шагырьнең туганнары, якыннары килде. Очрашуда шагыйрь иҗатын яктырткан презентация һәм видеороликлар күрсәтелде. Кичә барышында китапның һәр бүлектән шигырьләр укылды, райондашыбыз, көйләр авторы Светлана Хазиева белән берлектә җырлар яңгырады. Чарада шигырь китабына кереш сүз язган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлчирә Нәҗметдинова чыгыш ясады. Әдәби-музыкаль кичәдә яңа китапка карата фикерләр тыңланды, җылы сүзләр, матур теләкләр, моңлы җырлар гармун көйләренә уралып уңышлы үтте. Ринат Минзөфәр улына алдагы елларда да яңа китаплары дөнья күреп, китап укучыларны сөендерер дигән теләктә калдык.

2025 елның 7 ноябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International