Бүген Арча Үзәк китапханәсендә якташыбыз, талантлы яшь язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Феоктистованың «Город Зилантов» дигән яңа чыккан китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әдәби кичәдә автор үз әсәрен язу тарихы белән уртаклашты. Әсәрнең геройлары борынгы риваятьләрдән алынган мифик образлар. Әдәби кичәгә Олеся Феоктистова Казан шәһәрендәге тарихи һәм кызыклы урыннар белән бәйле презентация тәкъдим итте. Презентация нигезендә ул укучыларга тулы һәм бай мәгълүмат бирде, якты образларны уйлап табу серләрен ачты. Арча шәһәренең 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе укучысы Гарифуллина Рафинә төп героиня -Дилия ролен уйнады. Талантлы кызның рольгә кереп, оста итеп уйнавы балаларда әсәрне укуга тагын да кызыксыну уятты. Укучылар китап турында мәгълүматьне тулыландыру өчен авторга үзләренең кызыклы сорауларын биреп, язучыдан әкияти-сихри җаваплар алдылар. Очрашу бик җылы атмосферада узды һәм балаларда китапны уку теләген тудырды.

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International