Бүген Арча үзәк китапханәсе "Арча районы ветераннары" төбәкара иҗтимагый оешма вәкилләре өчен модель китапханә буйлап экскурсия программасын тәкъдим иттеләр. Алар белемгә, мәдәнияткә һәм иҗатка юл ача торган уңайлы заллар буйлап сәяхәт иттеләр. Ветераннар бай китап фонды, өр-яңа җиһазлар белән таныша алдылар һәм инновацион технологияләргә салынган заман рухын тойдылар. Без хөрмәтле кунакларыбызга эшебез белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңадан китапханәбезгә килергә чакырабыз.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International