21 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концерт залында ТАТ•АРС•ТАН бәйгеләр хәрәкәте җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Арча балалар сэнгать мэктэбе укучылары «Яшь талантлар» Республика бәйгесе җиңүчеләре - Төхфәтуллин Зилә (гөслә) - 1 дәрәҗә Лауреат, Ризванова Дилбәр (гөслә) - 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Укытучылары Гарифуллина А.А; «Арча ягы-данлы Тукай ягы» XVII Республика балалар иҗат бәйгесе нәтиҗәләре буенча Мөхәммәдиярова Диана (фортепиано), укытучысы Рәхмәтуллина Э.Ф, Нәзимуллин Самат (вокал), укытучысы Фатыхова А.М. Гран-При яуладылар. Укучыларга дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2025 елның 23 ноябре, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International