Бүген китапханәбездә ААПК студентлары өчен Билгесез солдат һәм Ватан Геройлары көненә багышланган Хәтер көне үткәрелде. Кичәдә кунак буларак безнең заман геройлары – СВОда катнашучылар Исмәгыйлев Л.Г., Садиров В.К., Нуриязданов Р.Д., Галимов Р.Н., «Җиңү волонтерлары» инициатив төркемен оештыручыларның берсе, Арча муниципаль районының «Ватанны саклаучылар» СВОда катнашучыларга ярдәм фондының социаль координаторы Латыйпова А. И. катнашты. Чарада кунаклар үз тормышлары турында сөйләделәр, СВО зонасында хәрби хезмәт турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.Ихлас чыгышлар студентлар күңелендә тирән хисләр уятты. Волонтер Латыйпова А.И. кызы чыгышыннан соң студентлар җирле активистларның бик игелекле хезмәт башкарулары белән таныштылар. Чара кунаклары әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксынган сорауларын биреп, җаваплар алдылар. Кичә музыкаль-шигъри чыгыш белән тәмамланды. Ватанга мәхәббәт һәм барлык чор геройларына рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр һәм патриотик җырлар тыңлау яшь буында Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр уятты. Бу очрашу буыннар дәвамчанлыгын ныгытуда, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләүдә, тарихи мирасны хөрмәт итәргә өйрәтүдә бик уңышлы булды.

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International