Бүген без, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Инвалидлар декадасы кысаларында Арча картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдык. Бу изге йортта тәрбияләнүче сәламәтлекләре чикле кешеләргә йөрәк җылыбыз белән сугарылган җылы сүзләребезне, шигырьләребезне, җырларыбызны җиткердек. “Хәтер тартмасы” дигән уенда инвалидлар үзләре дә бик теләп катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бергәләп “Безне нәрсә көчле итә?” - дигән сорауга җавап тапканнан соң, китапханәчеләр мастер-класс оештырдылар. Инвалидлар кәгазьдән йөрәк кисеп аны бизәү эшен бик теләп башкардылар. Ә соңыннан барлык йөрәкләрне бер зур йөрәккә ябыштыру аеруча күңелләрне йомшартты. Чөнки бу изге йортта тәрбияләнүчеләр дә, аларны тәрбияләүчеләр дә бер уй, бер теләк, уртак хисләр, кайгы-сагышлар, шатлык-куанычлар белән яшәвен барысы да яхшы аңлый. Бүгенге очрашу бу йортта тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күтәрде, чын бәйрәм төсмере бирде. Җырга, моңга, аралашуга сусаган ак әбиләр, олы хөрмәткә лаек бабайлар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләре дә күңел ачтылар. Инвалидларыбыз бик канәгать калдылар, рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International