12 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Хәят” этник костюм театры төркеме кызлары (җитәкчеләре Каримова А.А., Галимжанова А.Р., Гумерова А.Д., хореограф Султанова Д.Э.) “TURGENEV AWARDS” мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ел саен бирелә торган IV премия һәм “Казан легендалары” халык иҗаты, милли мәдәниятләр һәм фольклор бәйгесе” V Бөтенроссия чемпионатында “Мода һәм дизайн” номинациясендә катнашып 1 дәрәҗә Лауреат дипломнарына ия булды, шулай ук истә калырлык стиль һәм актуальлек өчен “Елның иң яхшы дизайнерлык карары” премиясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
2025 елның 12 декабре, җомга