13 декабрьдә Казанда «Путешествие к Щелкунчику» Бөтенроссия балалар иҗаты бәйге-фестивале узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал классы укучылары бәйгедә актив катнашып җинү яуладылар. Фәттахова Лилия, Надыршина Зилә, Хәкимуллина Лиана - I дәрәҗә Лауреат, Вәлиева Сөмбел, Хөснетдинов Диләрә - 2 дәрәҗә Лауреат, Гыйльметдинова Замира - 3 дәрәҗә Лауреат дипломнарына лаек булдылар. Укытучылары Сабирова Гөлнара Барый кызы.
2025 елның 13 декабре, шимбә