“Объективта традицияләр яктысы” Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Тимур Круговой Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» максатыннан уздырылган «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашып җиңүгә иреште. Аның «Казан җөе: Традицион һөнәр» фотолар сериясе жюрины халкыбыз мәдәниятенә булган тирән, сәнгатьчә һәм сакчыл мөнәсәбәте белән әсир итте. Хезмәттәшебезгә алга таба да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

2025 елның 19 декабре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International