С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында «Звезды из завтра»дип аталган яшь музыкантлар өчен Республикакүлəм иҗади проекты лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән - «Күңелле балачак» вокаль ансамбле (җитәкчеләре Ганиева А.И., Зиннатуллина Р.Р.) Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестрына кушылып чыгыш ясады. Котлыйбыз! Яңадан яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
2026 елның 23 гыйнвары, җомга