Бүген Үзәк китапханәдә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан хәтер дәресе узды. Чарада Арча гуманитар-техник техникумы студентлары катнашты. Хәтер дәресе кешелек тарихының иң фаҗигале сәхифәләрен яктыртуга багышланган иде. Китапханәче Холокостта барган тарихи вакыйгалар турында сөйләде, бу хәлләр кешелек тарихы битләренә иң куркыныч чор булып керүен ассызыклады. Очрашу кысаларында студентлар өчен ул еллардагы вакыйгаларны яктырткан тематик әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен үз эченә алган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның йомгаклау өлешендә студентлар тарихи вакыйгага карата шәхси хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе